«Сәләт»нең «Туган тел» форумы: хаталы Мәрҗани һәм татарчага биемәгән сәлкешләр
Татарстанда Х Төбәкара «Болгар – Туган тел» форумы башланды. Ул 2019 елдан бирле Биләрдә үткәрелә иде. Быел исә ул янәдән Болгарга кайтты, «Болгар – Туган тел» Спас районы үзәгендә 12-18 июнь көннәрендә үтә. «Интертат» хәбәрчесе форумның ачылышында булып кайтты.
Х юбилей сменада барлыгы 400 «сәлкеш» катнаша. Бер атна дәвамында «Сәләт»леләр 8 сәгатьлек уку-укыту программасын үзләштерәчәк. Форумда (5-11 сыйныфлар) 400 укучы катнаша.
«Болгар – Туган тел»дә сәлкешләр «Зилант», «Канатлы Барс», «Саками» һәм «Арагил» командаларына бүленгән. Мин үзем «Сәләт» мохитеннән булмагач, нишләп командалар андый исем йөрткәнен аңламыйм. «Зилант» белән «Канатлы Барс» әле аңлашылса, «Арагил»лар, «Саками»лар бөтенләй ят сүзләр булып тоела. Интернетка ышансаң, Арагил – борынгы әрмән мифологиясендәге изге ләкләк, Гүзәл Ара патша хәбәрчесе, кырларны яклаучы. «Ә татарча сүзләр беткәнме икән?» дигән сорау туа.
Яшәү шартлары: ашау шәп, урыннар чиста түгел, Мәрҗани исеме хаталы!
Рәсми ачылышка кадәр 1 сәгать вакыт бар иде. Шул вакыт эчендә лагерь территориясен әйләндек. Быелгы форумның үзенчәлеге – ул чатырларның исеме. Һәр чатырга татар халкының күренекле шәхесләренең исемнәрен биргәннәр. Ул да булса Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев һәм башкалар.
Ә менә бер чатырның исемендә хата киткән. Шиһабетдин Мәрҗанинең исемен «Шиһәбетдин» дип язганнар. «Болгар – Туган-тел» форумы булгач, мондый хаталар минем генә күңелне төшермидер.
Бер чатырга кереп чыктым. Тимер караватта сырлы матрас, эченә кереп йоклый торган капчык, одеял, мендәр. Балалар үз киемнәрен чатырның теләсә кайсы почмагына өеп сала ала. Кызганыч, идәннәрнең чисталыгы турында кайгыртучы кеше юк. Бер тапкыр себереп, юеш чүпрәк белән сөртеп чыгасы килә. Ярар, иң мөһиме – атмосфера! Син – чатыр эчендә йоклыйсың һәм андый шартларда яшәп карау бәхетен татыйсың!
Оештыручы сүзләренчә, форумга бергә килгән дусларны махсус аералар икән. Бу – балалар үзләренә яңа дуслар тапсын өчен эшләнә. Беренче 3 көндә авыр булса да, 3 көннән соң алар ияләшә, ди.
Аннары безне иртәнге ашка алып бардылар. Бер тәлинкә ботка, батон яки ипи, нык баллы чәй. Янымда утырган бер сәлкеш сүзләренчә, иртәнге ашта, гадәттә, гел ботка ашаталар икән. Ә баланың лактозага аллергиясе булса – суда пешкән гиппоаллерген ботка.
Ә менә төшке аш әйбәт иде. Борщ, токмач һәм тавык итеннән кәтлит. Лагерьдә 4 мәртәбә ашау каралган: иртәнге, көндезге, кичке аш һәм төнгә берәр «сонник».
Балалар табын артыннан торганда, үз артыннан җыештырып китә. Бер тапкыр кулланыла торган тәлинкәләрен чүп савытына алып чыгып ыргыта. Әлеге матур гадәт чатыр эчен җыештырганда да кулланылсын иде.
Алан программасы татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә, телнең төрле өлкәләрдә гамәли кулланышын арттыруга юнәлтелгән. Ул катнашучыларның һәркайсына татар мәдәниятен үстерүдә үзен җаваплы итеп тоярга мөмкинлек бирүче, бер-берсен тулыландыра торган төрле тематик блокларга бүленгән мәдәни һәм белем бирү чараларыннан төзелгән. Ул үз эченә тарих, татар, инглиз теле, риторика, актерлык осталыгы һәм тагын бик күп үзенчәлекле остаханәләр һәм дәресләрне ала.
Катнашучылар: «Татар телен үстерә торган чаралар күрәсем килә»
«Болгар – Туган Тел» форумында 11 төбәктән укучылар катнаша. Шуларның берничәсе белән сөйләштем. Мөслим районыннан Азалия Мөхәммәдиева:
Миңа 15 яшь. Минем, гомумән, башка лагерьләрдә булганым юк. «Сәләт»кә беренче тапкыр килүем. Аны миңа бик яхшы җир дип әйттеләр. Беренче көн килгәч, моңсурак иде башта. Аннары инде ияләштек. Монда бик күңелле, биредә безне җырлаталар да, биетәләр дә, тәмле итеп ашаталар да. Моңсуланып ятарга вакыт та юк. Безнең районнан 4 кеше килде. Икебез – бер аланда, икебез – икенче аланда. Бергә булырга уйлаган идек, әмма килеп чыкмады, – диде ул.
Пермь өлкәсеннән Алинә Дускаева:
«Сәләт»тә мин беренче тапкыр. Миңа 16 яшь. Узган елны безнең мәктәптән 20 кеше Биләрдә форумда булып кайтты. Мин, кызганычка, бара алмаган идем. Бик барасы килеп калган иде. Бу елны укытучы Болгарга барырга тәкъдим итте. Мин, әлбәттә, бик теләп ризалаштым. Чатырлы лагерьдә булганым юк иде әле. Миңа мондый шартларда торуның нәрсә икәнен белү кызык. Биредә бик тәмле ашаталар. Ә тору шартларына килгәндә, һава торышы салкын. Мин салкынны яратмыйм. Бүген төнлә хәтта туңдык та. Ә болай лагерьның атмосферасы миңа бик ошый. Биредә бик күп позитив, энергия! Минем башка лагерьларда да булганым бар иде. Әмма «Сәләт»тә миллилек, мәдәният көчле. Миңа бу бик ошый. Татар лагере булгач, күбрәк татар телендә сөйләшәсем килә, – диде ул.
Самара өлкәсеннән Лилия Амирова:
Бирегә килгәч, татар телендә сөйләшәсе килә башлады. Әле без тел дәрәҗәсен билгели торган тест үтмәдек. Үземне уртача дәрәҗәгә эләгермен дип уйлыйм.
Башкортстаннан Илдан Кәлимуллин:
Бу алан турында мин 7нче сыйныфтан бирле ишетеп беләм. Минем дусларымның да биредә булганы бар. Миңа бу алан бик ошады. Әле бер генә көн үтүенә карамастан, бик күп яңа дуслар таптым. Бу аланның форматы миңа бик ошый. Чатырда тору кызык. Биредә мин татар телен үстерәм, бик күп шәхесләр белән танышам.
Башкортстан лагерьларында булганым юк. Татарстан лагерена мине татар телен яхшы белгәнем өчен җибәрделәр. Мин Өфедә татар гимназиясендә укыйм. Шәһәрдә, Республикада үткән чараларда, татар теленнән һәм әдәбиятыннан олимпиадаларда, шигырьләр конкурсында – барысында да катнашам. Мин – иҗади шәхес. Шулай ук спорт белән дә шөгыльләнәм. Туризмны яратам, мәгарәләрдә йөрим.
Лагерьдән син нәрсә көтәсең?
Биредә татар телен үстерә торган чаралар күрәсем килә.
Тәтеш районыннан Алия Заһидуллина:
Мин «Сәләт»тә икенче тапкыр. Бер тапкыр Биләрдә булдым, хәзер Болгарда. Әмма форумы шул ук. «Сәләт» турында туганнан туганым сөйләгән иде. Мондагы шартлар миңа бик ошый. Безнең чатыр сары төстә. Ул янып тора сыман. Аның ниндидер җылысы бар. Узган ел белән чагыштырганда, чатырлар быел кечерәк һәм 3 кешелек кенә. Алдан 8 кеше иде бер чатырда. Биредә мин Мөслимнән, Самарадан, Оренбургтан дуслар таптым. Биредә тагын да күбрәк дуслар табасым килә. Бию түгәрәгенә йөреп, тәҗрибә туплап, татар телен тагын да ныграк камилләштерәсем килә.
«Арагил»ның өлкән әйдаманы Рөстәм Сәлахетдинов:
Мин «Сәләт»тә 2016 елдан бирле. Үзем Түбән Камадан. «Болгар – Туган тел» форумында 2018 елдан бирле катнашам, ә 2020 елдан мин бирегә әйдаман булып килдем.
Бирегә кайту миңа бик якын. Җәйгә дәрт һәм көч бирә. Җәй башында бирегә килергә алдан сөйләшеп куябыз да, ел саен команда белән бирегә кайтабыз. Бу юлы бик күп төрле төбәкләрдән сәлкешләр килде. Алар бөтенесе дә диярлек татар телен яхшы белә.
Лайфхак әйтәм сезгә: әгәр сәлкешнең исемен белмәсәң, «матурым» дип эндәшергә кирәк.
Ә ир-малайга?
Ир-егет булса да «йолдызым», «матурым» дисең. Кызга да, малайга да бик яхшы.
Әйдаман Ләйсән Фәхриева:
3 ел «Болгар – Туган тел»дә әйдаман булып эшлим. Биредә эшләү җанга рәхәт. Биредә балалар белән аралашып, аларның сәләтен уятып җибәреп була. Аларның янган күзләрен күрү минем өчен бик рәхәт. Мин балалар белән эшләргә яратам. Син аларга яхшылык эшләсәң, алар сиңа ул яхшылыкны мең тапкыр кире кайтара.
Ачылу тантанасында бөтен сәлкешләр, килгән кунаклар урамдагы сәхнә буена җыелды. Чараны Рүзәл Әхмәдиев алып барды. Күңелле итеп, яшьләрчә.
Чара барышында һәр команда девизларын яңгыратты, бергә кушылып җырладылар, биеделәр.
«Җәмгыятебезнең киләчәге – ул балалар»
Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов, «Яңарыш» ТР тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу фондының башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина һәм КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты факультетының деканы Рамил Мирзаһитов, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова катнашты.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова Республика күләмендә балаларның үсеше өчен яхшы шартлар булдырылуын әйтте.
Сез милләтебезне өйрәнер өчен Болгар җирлегенә килгәнсез. Ә бирегә бит күпме кеше омтыла! Аларның һәркайсының хыялы чынга ашсын иде. Җәмгыятебезнең киләчәге – ул балалар. Республикабыз күләмендә һәрдаим балаларның үсеше өчен ел саен яхшы шартлар тудырыла, күп көч куела, – диде ул.
«Яңарыш» Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фондының башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина биредә 11 төбәктән балалар килүен әйтте.
Көтеп алган ял вакыты килеп җитте. Монда Татарстаннан башка 11 төбәктән килгәннәр. Болгар җирендә яңа дуслар табып, белемнәрегезне киңәйтүне телим, – диде ул.
Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов беренче тапкыр «Сәләт»кә 1998 елда Чистайга барганын искә алды.
Беркайчан да 8 көнлек мизгелләрне онытмам. Анда танышкан дусларым белән без әле дә бергә. Мәсәлән, Гүзәл Усманова белән без «Сәләт»тә танышып, бүген бергә проектлар оештырабыз. Анда булган хисләр, энергия мине әле дә әйдәп бара, – диде ул.
Кыскасы, «Болгар – Туган тел» форумы ачык дип игълан ителде. Күңелле һәм файдалы яллар сезгә!
- Алан эшчәнлеге «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы»н тормышка ашыру кысаларында Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла.
Көндез татар теле дәресләре, кич – русча дискәтүк
Шунысы кызыклы: мин «Болгар – Туган тел» дигән төркемне «Телеграм»нан эзләп тапмакчы идем. Миңа көн дәвамында нинди чаралар үткәрелүе кызыклы иде. «Телеграм»да ачык 2 канал бар. Берсенә керсәм, сәлкешләрнең үзара аралашкан каналына тап булдым. Күбрәк рус телендә аралашуларына гаҗәпләнергә кирәкме икән?
Әлеге каналда укучыларның дискәтүктә рус җырлары астында күңел ачканнарын карап була. Татарча дигәннәреннән «Татарка» псевдонимы белән танылган җырчының «Мин алтын» дигән җырын таныдым. Кыскасы, баштанаяк Туган тел!
«Болгар – Туган тел» сәлкешеннән бию буенча «үзенчәлекле» селкенүле мастер-класс: