news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сәламәтлеккә зыян китермичә, көненә күпме карбыз ашарга ярый?

news_top
Сәламәтлеккә зыян китермичә, көненә күпме карбыз ашарга ярый?
Фото: «Татар-информ»

Олы кешегә көненә күп дигәндә 800 грамм карбыз ашарга ярый. Аны да берничә утырып ашауга бүлергә кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Приморье Сәламәтлек саклау министрлыгының баш диетологы, медицина фәннәре кандидаты Ольга Ямилова сөйләгән.

«Сәламәтлеккә зыян китермичә, бер утыруда 200–300 грамм карбыз йомшагын ашарга мөмкин – бу якынча бер-ике кисәк дигән сүз. Олы кеше өчен көнлек норма 500–800 граммнан артмаска тиеш», – ди белгеч.

Диетолог сүзләренчә, карбызның әлеге күләмен берьюлы ашап бетермичә, көн дәвамында ике-өч тапкырга бүләргә яхшырак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар