16-22 ноябрь – Бөтендөнья микробларга каршы көрәш атналыгы. Антибиотикларны дөрес куллану өчен киңәшләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында чыкты.
Антибиотиклар бактерияләргә генә тәэсир итә. Вирусларга (бу кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ), грипп һәм күпчелек балалар инфекцияләре) каршы алар эшләми: температураны төшерми, йөткерүне киметми һәм катлаулануларны кисәтми.
Балаларда респиратор авыруларның 80% һәм аннан күбрәкге вируслар булу сәбәпле килеп чыга. Шуңа күрә катлауланмаган кискен респиратор вируслы инфекция вакытында антибиотиклар бирелми – бу Россия педиатрлар берлеге һәм халыкара киңәшләр позициясе.
Температура да, йөткерү дә, борыннан агу да - антибиотиклар эчү өчен күрсәтмә түгел. Әгәр препарат алдагы очракта ярдәм иткән икән, ул хәзер дә кирәк дигән сүз түгел: авыруны кузгатучылар һәм аның картинасы һәрвакыт төрле.
Антибиотик чыннан да кирәк булган очраклар (карарны табиб тикшергәннән соң һәм, кирәк булганда, анализлардан соң кабул итә):
- стрептококк ангинасы;
- үпкә ялкынсынуы;
- үлекле урта отит;
- бактериаль синусит;
- сидек юллары инфекцияләре;
- тире һәм йомшак тукымаларда үлекле инфекцияләр.
Ә менә, мәсәлән, катлауланмаган бронхит 90% очракта вируслы һәм антибиотикларсыз дәвалана. 2 яшьтән өлкәнрәк балаларда авыр булмаган отит очрагында еш кына табиб күзәтүе астында 48-72 сәгать көтү тактикасын рөхсәт ителә.
Балага антибиотикны табиб кына билгели, диелә хәбәрдә.