news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Сәламәтлегемне куркыныч астына куясым килми» - Алия Төхвәтуллина концертларын күчерә

news_top
«Сәламәтлегемне куркыныч астына куясым килми» - Алия Төхвәтуллина концертларын күчерә
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Алия Төхвәтуллина (Карачурина) Казандагы сольный концерты вакытында хәле начарлануы турында хәбәр иткән идек. Артист якын арада төрле шәһәрләрдә планлаштырылган концертларын да күчерергә мәҗбүр булган. Бу хакта алар Ришат Төхвәтуллин белән социаль челтәрдә сөйләде.

Дуслар, хәерле сәгатьтә. Концертлар буенча видео яздырырга булдык. Алиянең сәламәтлегенә бәйле рәвештә концертларның күбесе булмаячак. Уфа концертына кадәр, бәлки, терелеп җитәр. Бүген Арчага Алия урынына мин киләм. Каршы булмасагыз, – ди Ришат.

Бик нык гафу үтенәм, – дип кушыла аңа Алия. – Сәламәтлегемне куркыныч астына куясым килми. Шуңа күрә бераз ял итәргә булдым. Уфа концертына кадәр булса да терелергә иде. Калган концертларга бара алмыйм. Сәламәтлегем мөһимрәк, – ди ул.

Алиянең Уфадагы концерты 5 мартка планлаштырылган. Җырчының тизрәк сәламәтләнүен теләп калабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар