Сәламәт үсенте (рассада) артык биек түгел, нык, куәтле тамыр системалы һәм юан сабаклы булырга тиеш. Теләсә кайсы бакчачы моңа ирешә ала – агротехниканың нигезләрен белү дә җитә. Шул ук вакытта, тырышсаң да, типик хаталар аркасында хезмәтеңне бер мәлдә юкка чыгарырга да мөмкин. Бу хакта Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәгенең Татарстандагы филиалы белгечләре сөйләде.
Орлыкларда экономияләү
Сыйфатсыз орлыклар бөтен тырышлыкны юкка чыгарырга мөмкин: шытымнар зәгыйфь була, буйга сузылып үсә, чирләргә бирешә яки бөтенләй чыкмый. Филиал директоры урынбасары Идрис Гатин аңлатканча, шикле орлыклар сатып алу иң еш хаталарның берсе. Аның сүзләренчә, нәкъ менә орлык сыйфаты – булачак уңышның нигезе, ә экономияләргә тырышу авыру рассада яки туфраклы буш тартмалар бирә.
Авыру үсемлекләрдән әзерләнгән орлыклар яки кулдан сатып алынган продукция кулланганда куркыныч ихтималы аеруча зур. Законлы рәвештә сатылганда, партияләрне лабораторияләрдә, шул исәптән Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәгендә дә тикшерәләр.
Белгечләр меңләгән орлыкның шытучанлыгын, үсү энергиясен, авырлыгын, корткычлар һәм чүп үләннәре кушылмасы булу-булмавын тикшерә. Бары тик тикшерелгән партияләр генә сатуга чыга. Төргәктә орлыкларның саны, куллану вакыты һәм партиянең идентификация коды булырга тиеш.
Туфракка бәйле хаталар
Туры килми торган туфрак куллану рассада үсешен тоткарларга яки бөтенләй үтерергә мөмкин. Бакчадагы җирне эшкәртмичә куллану куркыныч. Мәсәлән, элек әвернә чәчәклеләр үскән түтәлләрдән кәбестә өчен туфрак алырга ярамый: мондый туфракта чир кузгатучылар сакланып кала.
Субстратны мөстәкыйль әзерләргә дә, әзерне сатып алырга да була, тик ул билгеле бер культура таләпләренә туры килергә тиеш. Составта гадәттә торф, компост, бакча туфрагы һәм башка компонентлар билгеле бер пропорцияләрдә кулланыла.
Идрис Гатин сүзләренчә, эшкәртелмәгән тирес кулланганда, өйгә патоген микроорганизмнар, шул исәптән, сальмонелла һәм эчәк таякчыгы керергә мөмкин. Илдә эшкәртелмәгән тирес куллану тыелган, ә терлекчелекнең калдык продуктларын куллану федераль закон белән көйләнә, диде ул. Аларны куллану өчен техник шартлар булдырырга һәм һәр партиягә лаборатор тикшеренү уздырырга кирәк – мондый анализлар филиалның аккредитацияләнгән лабораториясендә уздырыла.
Орлыкларны чәчәр алдыннан субстратны, шул исәптән кибеттән сатып алганын да, туңдырып зарарсызландырырга, соңыннан файдалы микрофлора булдыру өчен биопрепаратлар кертергә киңәш итәләр.
Туры килми торган савытлар
Артык зур яки артык кечкенә, дренаж тишекләре булмаган яки сыйфатсыз материаллардан ясалган тартмалар орлыкларның шытуны начарайта. Туры килми торган савытка чәчелгән орлыклар черергә, ә тамырлары артык дымнан яки урын җитмәүдән интегергә мөмкин.
Чәчәр алдыннан орлыкларны эшкәртмәү
Орлыкларны эшкәртмәү авырулар куркынычын арттыра һәм шытучанлыкны киметә. Филиалның сынау лабораториясе мөдире урынбасары Юлия Шәфыйкова аңлатканча, күпчелек чирләр авыру туфрак яки эшкәртелмәгән орлыклар аркылы күчә, ә әзерлек булмау шытымнарның процентын һәм алга таба үсешен дә начарайта.
Ә җитештерүче тарафыннан инде агуланган орлыкларны кабат эшкәртү саклау эффектын юкка чыгарырга яки орлыкларны бозарга мөмкин. Эшкәртү уздыру турында төргәктә язылган була.
Чәчү вакытын бозу
Чәчү вакытын хәтта берничә атнага гына күчерү дә рассада сыйфатына йогынты ясый. Иртә яки соң чәчкәндә, үсемлекләр зәгыйфь булып чыга һәм начар үсеп китә. Җитештерүче киңәшләрен үтәргә кирәк.
Дөрес тирәнлектә һәм дөрес тыгызлыкта чәчмәү
Артык тирән чәчкәндә, шытымнар бөтенләй чыкмаска мөмкин. Оптималь тирәнлек – орлыкның ике диаметры чамасы. Яктылык ярата торган культураларның өстенә туфрак сипмиләр.
Куе итеп чәчкәндә үсемлекләр озын булып сузылып һәм көчсезләнеп үсә, авырулар куркынычы арта. Һәр культураның чәчү схемасы була.
Чәчкәннән соң су сибү
Орлыкларны чәчкәннән соң су сибү аларны туфракка тирәнрәк батырырга мөмкин. Белгечләр башта субстратны бүлмә температурасындагы су белән дымландырырга, ә соңыннан орлыкларны чәчәргә киңәш итә. Әгәр өстәмә су сибәргә кирәк икән, моның өчен сиптергеч кулланырга була.
Тәрбияләүдә хаталар
Дым җитмәгәндә туфракның өске катламы корый һәм шытымнар үлә. Дым саклау өчен, шытымнар барлыкка килгәнче, савытларны пленка яки пыяла белән каплап торалар, соңыннан капкачны ачалар һәм су сибүне контрольдә тоталар.
Краннан алган салкын су зыянлы. Оптималь температура +20…+24 °C. Дым артык күп булса, тамырлары чери һәм авырулар барлыкка килә.
Яктылык җитмәгәндә, сабаклары нечкә һәм сынучан була. Рассадага кимендә 12-14 сәгать яктылык кирәк. Иртә чәчкән очракта, өстәмә яктылык таләп ителә.
Артык җылы булса, сабаклары сузылып үсә, ә салкын үсешне акрынайта яки үсүне тулысынча туктата. Салкынга чыдам культураларга шытып чыкканчы +18…+25 °C, җылы ярата торганнарына +25…+30 °C градус туры килә. Үсентеләр барлыкка килгәч, күпчелек үсемлекләргә якынча 20 градус җылы кирәк. Рассада савытларын салкын тәрәзә төбенә куярга ярамый – савыт төбе һәм өслек арасында һава агымы булырга тиеш.
Тукландыру һәм авырулар
Туфрак чикле күләмдә булса, үсемлекләр өстәмә туклануга мохтаҗ. Үсенте тамырлары янмасын өчен, ашлама сибәр алдыннан туфракны чиста су белән дымландыралар.
Авырулар үзеннән-үзе юкка чыгар дип өметләнергә ярамый. Башта авыру сәбәбен ачыкларга, соңыннан тиешле чаралар күрергә кирәк. Профилактика туфракны зарарсызландырудан һәм биофунгицидлар белән эшкәртүдән тора.
Пикировка һәм адаптация
Әгәр үсентеләрне вакытында аерып утыртмасаң, алар яктылык һәм туклану өчен көрәшә башлый. Икенче чын яфрак барлыкка килгәч, үсентеләрне аерып утырталар. Кайбер культуралар, мәсәлән, кыяр һәм борыч тамырлары зарарлануны авыр кичерә, шуңа күрә аларны башта ук аерым савытларга чәчәргә кирәк.
Күчереп утыртканнан соң, үсемлекләрне берничә көнгә күләгәгә куялар, биш көннән соң беренче мәртәбә су сибәләр, актив үсеш чоры башлангач ашламалар белән тукландыралар.
Ачык туфракка күчереп утыртыр алдыннан рассаданы 7-10 көн дәвамында әкренләп чыныктыралар. Кисәк күчереп утырту үсемлекләрне үтерергә мөмкин.
Өйдә артык озак тотылган үсентеләр сузылып үсә һәм грунтта начаррак тамырлана. Үсешне акрынайту өчен регуляторлар кулланырга яки температураны киметергә була. Әгәр ачык туфракка күчереп утырту кичектерелә икән, су сибүне киметәләр, әмма бөтенләй үк туктатмыйлар.
Чыганак: «Татар-информ»