news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сәламәт булу өчен өч гади яшелчә

news_top

Максаты ябыгу һәм организмын сәламәтләндерү булган кешеләр һәрвакыт ашарга тиешле 3 продукт турында эндокринолог Екатерина Янг сөйләгән. Бу турыда «Российская газета» яза.

Аның сүзләренчә, брокколи бавырда детоксикацияне активлаштыра. Чистарту – аның бердәнбер тәэсире түгел. Моннан тыш, күп тапкыр тикшеренүләрдә брокколиның ракка каршы потенциалы да ачыкланган, ул шулай ук майларны яндыру һәм ялкынсынуны булдырмау өчен дә ярдәм итә.

«Ялкынсыну – авырлык җыюның шулай ук төп сәбәбе. Брокколи составындагы хром инсулинны стабильләштерүгә һәм аңа сизгерлекне арттыруга ярдәм итә», – дип аңлаткан табиб.

Кишер – икенче мөһим продукт. Анда организмны куркыныч оксидлаштыручы стресслардан саклаучы феноль кушылмалар бар.

Яхшырак йоклау, гәүдәне формада тоту һәм яңадан көч җыю өчен, табиб кабак белән әзерләнгән ризыкларга игътибар бирергә киңәш итә.

«Триптофан – йокы гормоны мелатонинны синтезлау өчен нигез булып тора. Ә әлеге продуктның түбән гликемик индексы триптофанга баш миенә барып җитәргә һәм йокыны яхшыртырга ярдәм итә», – ди Екатерина Янг.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар