Исәнмесез, кадерле гәҗит хезмәткәрләре!
Сезгә Вәрисә исемле хатын хат яза, дип укып үтәрсез.Телгә әллә ни осталыгым юк инде минем. Менә әле дә «укып үтәрсез» дип яздым да шикләнеп куйдым. Килешеп бетәме болай, мин сезне кайда үткәрергә уйлыйм соң? Укырсыз, дигәндә яхшырак буласы икән.
Ленин бабай да «укырга, укырга» дигән бит. Сез күп укыйсыздыр. Бабай дигәч тә мин – Ленин яшендәрәк хатын, чак иллем тулып узды. Күнегелгән инде бабай дип, нишләтәсең. Уку дигәннән, гел укып кына утырмыйсыздыр, язасыздыр да әле ак кәгазьләр тутырып. Гәҗит чыгарган кеше язарга маһир була бит ул.
Без, укучылар, гел сезгә үзебез турында барысын бетереп сөйләп торабыз. Сез тел яшерәсез, бик аз беләбез үзегез турында. Түрәгез Харис дигән иркәй ахрысы. Каты куллы бәндәдер, башлык булгач, каты булырга кирәк бит ул. Тагын Лилия дигән кызыгыз бар шикелле. Кайсы битне ачсаң да Лилия, икәүләрме алар, берсе дә шундый җитезме? Әллә кеше язмасына да үз исемен куямы? Булгалый андый адәмнәр.
Ир-ат халкы бик күренми гәҗит битләрендә, бармы алар? Ир-атсыз дөнья бармый инде ул. Аларның сыйфатына йока башлы хатын-кыз төшенерлек түгел. Бик катлаулы затлар, дип уйлыйм мин аларны. Катлы-катлы, кәбестә төсле. Һич төшенә алмыйм. Мисал өчен, яннарында чәчәк төсле хатын үтеп-сүтеп йөри, ник берәрсе сүз кушсын, үз итеп елмайсын. Юк, үз сукмакларында йөри бирәләр. Йөрәк урынына таштыр аларның.
Таш дигәндәй, бу кышны минем бөердәге ташны кисеп алдылар. Юк, юк, чирле дип уйлый күрмәгез. Хәзер шәпләндем инде мин, мимылдап торам, теләсә кайсы ир янында килешле булыр идем. Эчем-тышым ялтырап тора.
Менә хат башында «кадерле» дип яздым да икеләнеп калдым әле. Гомер таныш булмаган кешегә алай эндәшергә ярыймы икән? Кайдан килеп сез миңа кадерле булырга тиеш әле? Берни белмим ич сезнең турында. Бакча эшләрегезне тәмамладыгызмы әле? Суган, кишер, бәрәңге чәчкәнсездер, моннан да соңга калырга ярамый. Ә менә татлы борыч тиресле җир ярата, анысын исәпкә алыгыз. Иң соңгы итеп кара торма утыртыгыз, ашыксагыз, корт төшә аларга. Быел бройлер чебиләре алдыгызмы әле? Быел чамасыз хакын артырганнар, чукынчыклар. Мин җәй үткәнче 3 сменә үстереп өлгерәм аларны.
Парым булса, гел тавык ите белән генә сыйлап торыр идем. Авылда ни, кош-корт карамый булмый инде. Һәр ихатада – бройлер. Әмма бер кыек ягы булды ул диңгез арты тавыкларының минем өчен. Әйткәч әйтеп бетерим инде. Чат ябышты шул кушамат миңа, эте дә бете дә «бройлер» дип кенә җибәрәләр. Барысының авызын каплап булмый.
Тазалык бар инде миндә, шөкер. Чыра кебек хатыннардан ирләргә ни файда? Ни тотыныр җире юк, сыйпаларга уйласа, кул астына шалтыр сөякләр эләгә. Минем, ичмасам, шомартып җибәргән төсле бар тарафларым. Теге Ленинның «укырга» дигәне тагын искә төште әле. Аның турыда бер мәзәк ишеткән идем , сезгә дә сөйләп бирим булмаса.
Өч әби утыралар икән капка төбендә. Берсе әйтә, ди:
Минем улым Энгельс төсле – укый да укый.
Икенчесе әйткән имеш:
Минеке Маркс төсле – яза да яза.
Өчечесе дә буш калмаган:
Ә минеке Ленинга охшаган. Төрмәдән башы чыкмый, – ди икән.
Кызыкмы, хи-хи-хи... Миңа да кызык түгел. Хәзер сирәк көләм мин. Яшь чакта гына бик уенчак күңелле идем. Бармак күрсәтсәләр дә тыела алмый көлә идем. Соңыннан тормыш күрмәгәнне күрсәтте, бөтенләй көлү кайгысы китте. Ялгыз хатын ниемә көлеп торсын инде?
Сез үзегезнең хәлләр турында да язсагыз иде гәҗит битләрендә. Шулай бер-беребезне якыннанрак белер идек. Ир-атларга күбрәк урын бирегез. Менә танышулар оештырганыгыз өчен бик рәхмәтлемен мин. Берсен читкә куймый, һәр телефон номерына шалтыратам. Шунда ук фоторәсемнәр дә булса, бигрәк отышлы булыр иде. Төрле адәм бар бит җирдә.
Мин шулай берсе белән телефон аша аралаштым да, күрешергә сүз куештык. Район почтасы каршында көтәргә булды бу мине. Әлбәттә, киенеп-ясанып киттем мин очрашуга. Кез-кез атлыйм шулай тротуар буйлап, күңел уйный, башка әллә нинди хыялый уйлар килә. Якынрак килсәм, абау! Бите-йөзе трактор көпчәкләре астына салып тапталган төсле иркәй авызын ерып, чәчәк тотып торган була. Котларым очты, әйкәем, төшеңә керсә саташып уянырсың. Мин, анысы, ир-ат назына сусаган хатын, әмма андый ук дәрәҗәдә түгел бит!
Бөтенләй икенче якка карап үтеп киттем тегенең кырыннан. Һәр мондый очрашу йөрәккә яра бит ул нечкә күңелле хатын-кыз өчен. Аннан соң, гәҗитегезнең бер читендә «Сәламәтлек почмагы» бастырсагыз, язылучылар бермә-бер күбәер иде. Хәзер бит бар кеше чирле. Кемнең дә бер үзенә генә хас авыруы бар. Рәхәтләнеп дәваланыр идек. Менә минем үземне бөер чирләре кызыксындыра. Аннан соң авырлыкны киметү өчен ниләр кыланып карарга була икән? Соңгы араларда йөрәк тә үзен сиздерә башлады. Ипле генә иркәй янымда булса, сикереп чыгардай булып тибәргә тотына, тыеп калыр әмәл юк.
Фәнгә дә игътибар бүлсәгез, шат булыр идек. Менә күптән түгел мин « Магия» дигән яңа фән барлыгы турында ишеттем. Бу фәнне ныклап өйрәнгәндә, теләсә кайсы ирне үзеңә каратырга була икән. Безнеңчә арбауга тиңдер инде ул. Әнә шул фәннең нигезләре белән ныклап танышасы иде. Бик файдалы фән бит, мәктәпләрдә укытырлык. Алай булгач, кызлар, мескеннәр, әллә нинди математикалар, физикалар өйрәнеп чыгалар чыгуын, ә менә кияү таба алмый зар елыйлар соңыннан. Нигә кыз баланың башын чүп-чар белән тутырырга? Иң кирәклесен өйрәтегез сез аңарга.
Тагын шуны сорармын дигән идем. Сыңар колагым белән генә ишетеп калдым, имеш тә гарәп илләреннән килеп, хатынлыкка татар кызларын алып китәләр икән бай гарәпләр үз якларына. Менә шуның турыда кайдан белешергә икән? Мин үзем икенче, өченче хатынлыкка да барырга риза булыр идем. Өч хатын-кыз бүлешсәң дә, барыбер ир заты бит, бөтенләй юк дигән сүз түгел. Авылны ташлап китәргә дә ризамын. Өй-каралтыларны сатып, акчасын кассага салырмын да юлланырмын, Аллага тапшырып. Анда да үз урынымны табармын дип уйлыйм, төрле гәрәп кешеләренә генә биршеп тормам, Алла боерса, җегәр бар әле бу гәүдәдә.
Хатымны бик мөһим сорау башка килеп башлаган идем, менә хәзер бөтенләй истән чыкты инде. Нәрсә турында язарга уйлаган идем соң әле? Мондый килделе-киттеле хат алгач нишләрсез инде? Эш дип, ни, минем эшләр эш күп инде ул. Әле кәҗәне дә болынга бәйләмәгән, сөте дә сөзелмәгән, тавыклар җим сорап кыткылдап йөриләр. Ярар, икенче юлы иң кирәклесен генә язармын әле. Сезгә уңышлар теләп, Вәрисә апагыз. Әллә апа да түгелдер әле. Без бер чамарак түгелме? Үзегез гәҗиттә ачыклап языгыз...