Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сәлам, фотода синме?» Татарстанда яшәүче ир-атның бөтен акчаларын урлаганнар

news_top_970_100
«Сәлам, фотода синме?» Татарстанда яшәүче ир-атның бөтен акчаларын урлаганнар
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Казанда яшәүче 58 яшьлек ир-ат интернет-мошенниклар корбаны булган. Ул мессенджерларның берсенә килгән «Сәлам, фотода синме?» дигән хәбәрне ачкан булган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Ышанучан ир-ат сылтаманы ача, анда вирус бар дип, башына да китерми.

Сылтаманы ачкач, аның телефонына вируслы программа урнаштыралар, шуның ярдәмендә мошенниклар аның банк картасындагы бөтен акчаларын алып бетерәләр.

Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.

Полиция кисәтә: таныш булмаган кешеләр җибәрсә, азагында .АРК дип язылган файлларны беркайчан да ачмагыз. Күчәр алдыннан сылтамаларны тикшерегез – мошенниклар еш кына ялган битләр куллана. Фото, видео, архив белән шикле хәбәр килсә, файлларны йөкләмәгез, тикшерелмәгән сайтларга мәгълүмат кертмәгез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100