news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шәкүр бабай сосиска яратучы поши күрсәтте – видео

news_top
Шәкүр бабай сосиска яратучы поши күрсәтте – видео
Социаль челтәрләр

Социаль челтәрләрдә шаян видеолар куеп танылган Шәкүр бабай кешегә ияләшкән һәм тәмле әйберләр ашарга яратучы поши күрсәтте. Кыргый җанвар Шәкүр бабайның туганы Гаяз Галиевне үз иткән. Беренче видеода поши, сикерә-сикерә, йөк машинасы эченә кермәкче була. Икенче видеода Гаяз кыргый дустына кабыгыннан чистартып сосиска ашата. 

«Минем туганымның яраткан җанвары. Көн саен урманда көтеп каршы ала ул аны. Ә Гаяз аны тәмле әйберләр белән сыйлый», – дип шәрехли Шәкүр бабай постларны. 

Шәкүр бабай видеоларны Рифат Зариповның «Тукта, тукта» дигән җырына куеп керткән. Анда бу кадрларга туры килә торган:

Син кайда ул шунда,
Армыйча артыңнан ашкына.
Үзе курка, үзе тартыла, – дигән сүзләр бар. 

Комментарийларда Шәкүр бабай кызык пошиның исеме Победа булуы турында яза. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар