«Шактый серле күл» – Әтисе һәм ике улы берьюлы су астына төшеп киткән һәм йөзеп чыкмаган
Красноярск краеның Курагинский районындагы Таловка күлендә ир-ат һәм аның 2 улы бергә батып үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Таловка күле Олы Ирба бистәсеннән ерак түгел генә урнашкан. Биредә бик күп ял итәргә ярата, ял көннәрдә шактый халык җыела. 2 августта да кешеләр байтак була.
«Ир-ат 2 бала белән бергә гидроциклда йөрде. Яшь иде. Ничә яшь дисәң… 30лар чамасы, бәлки, яшьрәктер дә. Балалары белән су мотоциклында йөрде. Малайлар да кечкенә, мәктәпкә йөрмиләр әле. Олысына 7 яшь, кечесенә 5 яшь иде. Коткару жилетлары юк иде. Кинәт кенә очып барган җирдән су астына китте. Гидроудар булганмы, идарәсен югалтканмы… Беркем дә өскә йөзеп чыкмады», – ди шаһитлар.
Ир-ат гидроциклны кичә генә алган, бүген йөреп караган. Техника өйрәнелмәгән, тик шулай да улларын да утырткан.
Таловка күле – табигый сулык, аны ясалма рәвештә чистартып, тирәнәйткәннәр. Кешеләр ял итә һәм су коена торган урында тирәнлек 10-12 метрга кадәр җитә. Әлеге урын шактый серле, начар даны да бар – биредә баткан кешеләрне водолазлар бик озак эзли.
Тикшерү комитеты әлеге фаҗига турында белешмәне раслаган. Тикшерү эшләре бара, мәетләрне эзлиләр, диелә хәбәрдә.