Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Саксофонны кем уйлап тапкан һәм шундый исем кушкан?

Адольф Сакс берничә ел буена агач һәм бакыр музыка уен кораллары арасындагы музыкаль интонацияләр аермасын бетерү өчен тырыша.

news_top_970_100
Саксофонны кем уйлап тапкан һәм шундый исем кушкан?
https://pixabay.com

Саксофон — тынлы музыка уен коралы, ул көчле яңгырашлы һәм тембрлы. Аның эш принцибы классик кларнеттан алынган, аны башка кораллар белән бутап булмый, дип яза фактлар сайты.

Саксофонны 1840 нчы елларда Бельгия музыка остасы Адольф Сакс уйлап таба. Ул берничә ел буена агач һәм бакыр музыка уен кораллары арасындагы музыкаль интонацияләр аермасын бетерү, бик зур бас офиклеидларны алмаштыру ысулын табу өчен тырыша («офиклеид» — искергән музыка коралы, кыяфәте белән фаготка охшаган). Сакс үзенең яңа уен коралын «мундштуклы офиклеид» дип атый.

«Саксофон» атамасын исә Саксның дусты уйлап таба. Ул — француз композиторы, дирижёр, музыкаль язучы, новатор Гектор Берлиоз була. Нәкъ менә Берлиоз яңа музыка коралы турында мәкаләләр яза, саксофон кулланыла торган беренче әсәрне иҗат итә.

Саксофон ХХ гасыр башында аеруча популярлашып китә. Ул яңа музыка стиле — джаз ярдәмендә дөньяны «саксофономания» басып ала. Джаз оркестрлары (биг-бэндлар) составында биш һәм аннан да күбрәк саксофон була. Хәзерге джазда саксофон әйдәп баручы корал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100