news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сакмар елгасында бата башлаган кызны коткарган малай һәлак булган

news_top

2 августта Оренбург өлкәсенең Татар Саракташы авылы халкы суда батып үлгән баланы җирли. Күпләр, бар эшләрен читкә куеп, фаҗигале төстә гомере өзелгән малай белән хушлашырга килә. Бу зур кайгы килгән гаиләне авыл халкы яхшы белә, хөрмәт итә, фаҗига беркемне дә битараф калдырмады, дип яза orenday.ru.

Эссе көнне 4 бала – 3 кыз һәм 1 малай – Сакмар елгасына китә. Янында өлкәннәр булмый. Кызларның берсе суга бата башлый... Малай, бер мизгел дә уйлап тормыйча, ярдәмгә ташлана... Кызны коткара – ярга этеп чыгара. Тик үзе, кызганыч, инде кире чыга алмый...

Малайның гәүдәсен берничә сәгать эзлиләр. Кичке якта гына табалар.

Авыл халкы бу фаҗига турында ишеткәч, малай, мөгаен, сеңлесен коткаргандыр, дип уйлый. Тик суга батучы кыз аның туганы булмаган.

– Безнең өчен ул малай гына түгел – ул чын ир-ат. Аңлыйсызмы, хәтта һәрбер зур кеше дә бу елганың шул урынына – тирән, дулкынлы, бик куркыныч җиренә суга сикерергә батырчылык итмәс иде. Ә ул – бер мизгел дә икеләнмәде. Без Оренбург өлкәсе Гадәттән тыш хәлләр буенча баш идарәсенә һәм хакимият органнарына баланы, үлгәннән соң, «Үлем янаган кешене коткару өчен» медале белән бүләкләүне сорап мөрәҗәгать итәргә телибез, – дип сөйләгән авыл кешеләре.

Малайнны әбисе яшәгән авыл зиратында җирләгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар