Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Саклый алмадык» — Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры гаиләсендә тагын кайгы

Гүзәл Карамиеваның әнисе вафат булган.

news_top_970_100
«Саклый алмадык» — Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры гаиләсендә тагын кайгы
https://www.instagram.com/guzelkaramieva/

Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры, дусты Гүзәл Карамиева гаиләсендә тагын кайгы. Ул әле күптән түгел генә бертуган абыйсын югалткан иде. Инде әнисе дә вафат. Бу хакта Гүзәл инстаграмда хәбәр итә.

«Саклап кала алмадык, әни. Авыр бит. Мәңге йөрәкләрдә булырсың, яратам әнием, өзелеп. Урының оҗмах түрләрендә булсын», — дип язган ул.

Икенче видеосында Гүзәл әнисе баскан токмачларны күрсәтә. «И, әни, баскан, кискән токмачларың да калды. Үзең юк. Бигрәк авыр, җәмәгать, әниләрне югалту. Почтаң да килде. Үлеп кроссвордлар чишәргә ярата иде. Хастаханәдә сул ягы тулысынча параличланган килеш тә: «Алып кил әле кроссвордларны, 6 меңлек язылдым бит», — дигән иде.

Изге теләкләрегез өчен барчагызга мең рәхмәт. Бөтен эшегезне ташлап, шалтыратыгыз әниләрегезгә, хәлләрен белегез. Аларның күңелен күрер өчен шул да җитә», — ди ул.

Илсөя Бәдретдинова да Флюра апа турында җылы сүзләрен язган. «Барыбызны да барлап, киңәшләрен биреп тора торган, киң күңелле, нык уңган, пөхтә, бик заманча әби иде ул. Пешергән ризыклары ашап туймаслык иде… Котлет рецепты истәлеккә калды. Гүзәл, Вероника, бик тәрбияләдегез әниегезне. Аллаһы Тәгалә зурласын үзегезне! Бер-бер артлы авыр югалтулар кичердегез. Сабырлык».

Сәхнә дуслары һәм инстачылар да Гүзәлнең авыр кайгысын уртаклашкан. «Кадерләдегез, яраттыгыз, хөрмәтләдегез әниегезне. Бик риза, бәхил булып киткәндер. Урыны җәннәттә булсын, нурлы апаның», «Кабере нур белән тулсын», — дип комментарийлар калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100