Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Саклык битлеген ничек чистартырга һәм кабат кулланырга?

Россиядә коронавирус тарала башлаганнан бирле, медицина битлекләре халык арасында иң күп сорала торган товарга әйләнде. Аларны инде даруханәләрдә дә тапмассың.

news_top_970_100
Саклык битлеген ничек чистартырга һәм кабат кулланырга?
https://pixabay.com/ru

Медицина битлекләренә алмашка күпләр күп тапкыр кулланып була торган битлекләр тегәргә кереште. Әмма әлеге битлекләрне дә 3 сәгатьтән артык кияргә ярамый, диләр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә.

Саклык битлеген сабын белән яхшылап юарга, аннан үтүкләргә яки парогенератор ярдәмендә эшкәртергә кирәк.

Әгәр битлек бер тапкыр кулланылыр өчен генә ясалса, кигәннән соң аны шунда ук ташларга киңәш ителә. Мондый медицина битлеген 3 сәгатьтән артык киеп йөрергә кушмыйлар. Шулай ук ведомствода билгеләп үткәнчә, йогышлы авыру белән чирләүчеләргә битлек киеп йөрергә кирәк, ул авыруны таратудан саклый. 

Сәламәт кешеләргә битлекне җәмәгать урыннарында гына кияргә киңәш итәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100