Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Саба халкын шаккатыргансың икән» - Гөлназ Сәфәрова кыска күлмәген күрсәтте

news_top_970_100
«Саба халкын шаккатыргансың икән» - Гөлназ Сәфәрова кыска күлмәген күрсәтте
"Татар-информ" архивы

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова Сабада икетуган сеңлесенең туенда булган. Ул социаль челтәрдәге битендә туйда төшкән фотолар да куйган.

«Мондый киемнән үзеңне туйда «комфортно» тоеп буламы икән? Йокы күлмәге бит бу. Буй-сының сылу бит, рәхәтләнеп озын матур күлмәк киеп була»;

«Сеңлегез бик матур, әмма сез мәзәк киенгән. Йокы күлмәгенә охшаган күлмәк, ботинкалар да туй өчен килешми»;

«Саба халкын шаккатыргансың икән. Гөлназ, мин сезне хөрмәт итәм, әмма йокы күлмәге белән туйга килүегез бер дә сезгә охшамаган»;

«Бездә Сабада катып үләрлек салкын. Бер көндә дүрт ел фасылын күрдек. Мондый күлмәк киярлек көн дә юк», – дип аптыраган алып баручының виртуаль дуслары.

Кияү егете дә туйга килүе өчен рәхмәт әйтеп һәм «күлмәгең шәп», дип комментарий калдырган.

«Гөлназ, син һәрвакыттагыча искиткеч. Синең зәвыгың һәм стилең яхшы», «Ночнушка» модада бит. Ярар өлкәннәр аңламас, яшьләр дә белмимени?», «Буй-сының да бик матур, күлмәгең дә», «Безнең курчак» кебек комментарийлар калдырган моданы аңлаучылар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100