«Саклап кала алмадык, кичер» – туганнарына кунакка килгән баланы машина таптаган
Быел май аенда Уфа районында кечкенә малайны машина таптый. «Киа Спектра» машинасы Луговая урамыннан Шамонино авылына бара. Ул юл читеннән барган велосипедчыны бәрдерә. Шуннан соң машина капот өстендә калган үсмер бала белән бергә кюветка төшеп китә, ә бала читкә оча. Бала урында ук үлә. Ул Баймак районыннан туганнарына кунакка килгән була. Йөртүче сүзләренчә, бала хәрәкәт уңаена бара, көтмәгәндә сулга, нәкъ машина тәгәрмәче астына таба борыла.
«Башинформ»га Башкортстан судларының бердәм матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Уфа район суды быел октябрьдә хөкем карары чыгарган. Ул машина йөртүчене «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм транспорт чарасы кулланганда саксызлык буенча кеше үтерү» маддәсе буенча гаепле дип таба һәм 2 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгели. Әмма Россия Җинаять кодексының 531 нче маддәсенең 2 нче өлеше («Мәҗбүри эшләр») буенча суд бу җәзаны 2 елга мәҗбүри эшләргә җибәрүгә, аның хезмәт хакының 10 проценты дәүләт кеременә тотып калуга алыштырды һәм аны Башкортстан буенча Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең төзәтү үзәгенә җибәрде.
Законлы вәкил бу карарны Башкортстанның Югары судына шикаять итте – суд хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.
«Башинформ» карамагында булган хөкем карарында әйтелгәнчә, йөртүче тизлекне арттырган – тормозлау юлы буенча ул 85,5 км/сәг дип теркәлгән. Моннан тыш, машина төзек, юл туры, күз күреме яхшы булган. Әгәр йөртүче юлдагы хәлне бәяләсә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйча барган булса, шулай ук игътибарлырак булса, фаҗига булмый да калыр иде. Суд зыянны ирекле каплауны, гаепне тануны, зыян күрүченең вәкиленнән гафу үтенүне, балигъ булмаган баласы һәм авыру булуын, шулай ук балигъ булмаган баланың юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын йомшарта торган шартлар буларак исәпкә алды.
Һәлак булган баланың туганнары мондый җәзаны гадел түгел дип саный.
«Инде ярты елдан артык яныбызда мәрхәмәтле, шат күңелле, шаян, киләчәккә зур өметләре булган балабыз юк. Ул табиб булырга теләде... Ни өчен бала болай зыян күрде, нигә мондый коточкыч җәза? Аның эчендә бер генә төзек сөяге дә, бер генә тулы әгъзасы да калмаган бит. Бала үлде, ә йөртүче иректә. Сине саклап кала алмавыбызны кичер, сабый. Бала үлемен исәпкә алып, закон буенча гаеплене ирегеннән мәхрүм итәргә тиешләр иде. Без Россия Югары судына документлар әзерлибез», – дип язган малайның туган апасы.