Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сакланыгыз – Ольга килә!

news_top_970_100
Сакланыгыз – Ольга килә!
Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков

Татарстанга «Ольга» дип аталган циклон килә. Төнлә һава торышы шартлары начараюы көтелә. Синоптиклар хәбәр итүенчә, иртәгә кар явачак, буран һәм көчле җил көтелә, дип хәбәр итә КФУ метеорологы Тимур Әүхәдиев.

Циклоннарга хатын-кыз исемнәре бирелә, ә антициклоннарга – ир кешеләрнеке. Никтер менә шулай хәл иткәннәр – холыксыз һава торышына кызлар исеме бирелә. Күптән түгел генә булган циклон «Надин» исемле иде. Әмма анысы бик көчле булмагач, исеме белән истә калдырмадык. Ә менә монысы бик көчле булачак, ди. Җил секундына 17 метрга җитәчәк, дип көтелә. Бер көндә 10 мм явым-төшем көтелә. Бу – 1 айлык норманың дүрттән бере. Хәзер кар катламы 82 см, «Ольга»дан соң 10-20 сантимерга артыр, дип көтелә. 82 см – гадәти нормага караганда 2 тапкырга артыграк.

Февральнең 6 көнендә Казанда 19 мм явым-төшем булган. Ә февраль аенда – 28 көндә гадәттә 36 мм ява.

КФУ синоптигы Юрий Переведенцев, март һәм апрель дә явым-төшемгә бай булачак, дип фаразлый. Уҗымнарга яхшы буламы, дигән сорауга ул «бу хакта әйтүе кыен» дигән, чөнки күп явым-төшем зыян салырга мөмкин. Шулай ук быел корткыч бөҗәкләр үрчүе ихтимал.

1 генә көн түзегез, аннары кар бетә, шимбәгә кадәр берни яумаячак. Циклоннан соң суыта, ә җомгага салкын кыш килә. Шимбә-якшәмбе көндез 10, төнлә 20 градус тирәсе булган гадәти кыш көтелә.

Шәһәр коммуналь хезмәтләре, циклонга әзерләнеп, күпләп кар чыгара башлаган, дип хәбәр итә ГТРК «Татарстан».

«Ольга» куркытып килсә дә, мондый хәлләрнең бездә инде булганы бар, ди синоптиклар. Дөрес, инде күптән. 1963 елда бик көчле кар яуган – 10 көн эчендә 60 мм явым-төшем булган. 1999 ел да карлы булган, ә инде 2000 елларны алсак, 2011 елда да карлы иде.

«Ольга» әле башланмады да, ә Казанда инде 9 баллы «бөке»ләр. Әле моңа кадәр булган карны да чистартып бетермәгәннәр иде бит.

«Әгәр яз җылы һәм тиз килсә, су басулар ихтимал», – ди синоптиклар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100