Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Саклансаң да, сакланмасаң да, мәкерле шул» - Венера Аитова гаиләсе белән авырый

Соңгы арада алып баручы Венера Аитова Инстаграм челтәрендә күренми башлады. Югалып торуының сәбәбе авыруда икән.

news_top_970_100
«Саклансаң да, сакланмасаң да, мәкерле шул» - Венера Аитова гаиләсе белән авырый
Венера Аитованың Инстаграм битеннән

«Сүгенәсе килә! Саклансаң да, сакланмасаң да, мәкерле шул ковид. Башта әтием авырды. (QR кодларына төгәл 1 ел булды). Аннары әнием, әбием, апаем… Аннары малайлар — Гаяз, Гомәр… Бүген үзем. Ятарга гына мөмкинлегем юк…

Гаяз кулдан көндез генә түгел, төнлә дә төшмәде.

Гомәргә дә чирләгәч беркем кирәкми — мин кирәк! Аягымны кочаклап булса да торасы килә бәбкәмнең.

Бүген малайларның температуралары төште.

Бүген миннән бәхетле кеше юк!

Бүген бәбкәләре авырган әнкәләр!

Соры көннәрдән соң кояш һичшиксез чыгачак, кызлар!

Һәрберегезне кочам!

Чирләмәгез димим, монысыннан качып булмый ахры — җиңел уздырырга язсын барыбызга да!

Вакытым булгач, кызык булса, ничек дәвалануны сөйләрмен әле», — дип язган ул.

«Шулай, Венера, җанкай, бәбкәләрең авырганда яшәү — яшәү түгел, үтә торган булсын», «Без дә шулайрак, рәттән авырып барабыз, 4 айлык бала да читтә калмады. Әйтәм күренмәдегез, исән-сау үткәреп җибәрегез», «Прививкадан соң алты ай узгач, тагын ясаттым ковидка, бер ай узуга грипка ясаткан идем, бу вирус барлык киртәне узып керә икән. Вәт авырдым соң, бер авыртмаган җир калмады, колагым хәтта шешкән кебек авыртты. Күбрәк үләннәр белән дәваландым, ютәлем көчле булды, күкрәк каткан кебек иде. Компресс ясадым өч көн рәттән төнгә, шуннан соң ютәл йомшарды, йоклый ала башладым. Әлхәмдүлилләһ, хәзер терелдем дияргә була, бабаем авырта хәзер. И балакаем, авыр инде үзеңә яшь бала белән. Аллаһ тиз көндә шифасын бирсен!» — дип җылы сүзләрен калдырган виртуаль дуслар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100