news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Шаккатырлык хәл!» – Венера Ганиева иренең каберен зиярат кылган

news_top
«Шаккатырлык хәл!» – Венера Ганиева иренең каберен зиярат кылган
"Татар-информ" архивы

Халык артисты Венера Ганиева мәрхүм ире Камил Фәйзрахмановның каберенә барган һәм гаҗәеп күренешкә тап булган.

Җырчыны Камил абыйның зират ташында бер кош утырып каршы алган. Бу хәлне Венера ханым: «Менә нинди могҗиза, кошым каршы алды», – дип кабул иткән һәм әлеге күренешне фотога төшереп, социаль челтәрдәге сәхифәсенә дә урнаштырган.

«Һуш китмәле хәл, монда да кош», «Кеше ышанмаслык! Сөбеханалла», «Шаккаткыч», «Могҗиза бу!», «Ирегезнең җаны инде», – дип комментарийлар калдырганнар артистның виртуаль дуслары да.

Фото: Венера Ганиеваның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар