news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Шаккатыра беләсең!» - Венера Аитова өченчегә әни булачак

news_top
«Шаккатыра беләсең!» - Венера Аитова өченчегә әни булачак
Фото: Венера Аитованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Телевизион тапшырулар алып баручы, блогер Венера Аитова өченчегә әни булачак. Матур хәбәрне ул үзенең сәхифәсендә җиткерде.

«Кечкенә генә могҗиза. Бу җәйнең биюе. Көтәбез», – дип язды һәм йөкле икәнлеге күренгән матур видео урнаштырды ул социаль челтәрләрдә.

Венера Аитова тормыш иптәше Динар белән ике малай тәрбияли. Гомәргә – 6, Гаязга – 4 яшь. Гаилә, тәвәккәлләп, өченчесе артыннан да барырга ниятләгән.

«Котлыйм, Венера. Нинди зур шатлык», «Нинди сөенеч. Котлыйбыз. Бии-бии, рәхәтләнеп, җиңел итеп күтәрергә язсын», «СөбханАллаһ, шаккатыра беләсең. Сау-сәламәт булыгыз», «Чиксез шатмын сезнең өчен», – дип, берсеннән-берсе матур комментарийлар калдыралар аларга дуслары.

Венера Аитованы без дә котлыйбыз. Бәби сау-сәламәт булып, бәхете белән килсен бу якты дөньяга!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар