«Сакчының яңагына суктым»: пенсионерканы, казылык урлауда гаепләп, соң чиккә җиткергәннәр
Кибет сакчысында шик тудырган хатын-кыз сумкасын ачып күрсәтүдән баш тарткан һәм аңа кул күтәргән. Бу очракны карауларын сорап, пенсионер хатын газетага мөрәҗәгать иткән.
Чаллы шәһәренең 7нче комплексында яшәүче хатын, аның белән килеп чыккан хәлне кешеләр, мөмкин булса, юрист хәл итсен дип, газетага мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Челнинские известия» яза.
«Миңа 74 яшь. Ярты ел элек катарактадан операция ясадылар, шуңа күрә мин һәрвакыт кара күзлек киеп йөрим», – дип үзе турында сөйләүне пенсионер хатын ерактан башлаган.
Ул гадәттәгечә юл аша кибеткә азык-төлек алырга керә. Ләкин бу баруы аның хәтерендә озакка калачак.
«Карак дип, кешеләр алдында оятка калдырдылар»
Күз күреме яхшы булмаганлыктан һәм тартмалардагы язу шрифты да вак булганга күрә, пенсионер хатын сумкасында һәрвакыт күзлек, вак-төяк кирәк дарулар, телефон һәм ачкыч йөртә. Шулар белән гипермаркетка керә. Бер килограмм бәрәңге алып, арзанлы карбонад күреп, казылык киштәсе янында туктый.
«Алыйммы икән, юкмы икән дип, озак уйлап тордым. Кулымда әйләндергәләдем. Акция белән булгач, күптәнгедер, дип уйладым. Ахырда алмаска булдым», – дип сөйли ул.
Кассага килеп, бәрәңге өчен акча түли дә аны полиэтилен пакетка салып куя. Чыгып барганда, сумкасын күрсәтүне сорап, аны кибет хезмәткәре һәм сакчысы туктаталар. Күрәсең, кибет эчендә дә кара күзлеген салмагач, бу – шик тудырган. Пенсионер бәрәңге салынган пакетны ачып күрсәтә, ә сумкасын күрсәтүдән катгый рәвештә баш тарта. Шуннан соң сакчы таләпләрен тагын да ныграк яңгырата: «Ә бәлки, сез карактыр?»
«Ә мин аны сезгә күрсәтергә тиешме?» – ди үпкәләгән хатын. – Кибет директоры каршында гына күрсәтәчәгемне белдереп, сакчыны кулыннан тотып, җитәкче янына алып бардым».
Сумкада бернинди дә казылык табылмый. Директор моңа үзе дә инана. Аннары сакчы белән сөйләшәчәкләрен һәм,бәлки, җәза да билгеләүләрен әйтә. Ләкин... мөгаен хатын-кызның үз-үзен яратуы аны адекват булмаган адымга этәрә: аның күз яшьләре агып төшә һәм беренче тапкыр кешегә кул күтәрә.
«Мин аның яңагына суктым, – ди ул. – Шул чиккә җиткерделәр мине. Мин аларга әйтеп тордым, «сез үзегезгә кирәкле кешене тотмадыгыз» дип. Үзем күреп тордым, бер ир-ат шешә кыстырып чыгып китте. Аны тотмадылар, ә миңа бәйләнделәр. Карак дип атап, чак кына бар кеше алдында хурлыкка калдырмадылар. Кибеттә күршеләр я танышлар булса? Минем алда берәү дә гафу үтенмәде. Кешене мыскыллап үтерергә дә була!»
Өйгә кайтып, тынычландыра торган дарулар эчкәч, пенсионер апа гипермаркетлар челтәренең үзәк офисына шалтыратып, булган хәлләрне сөйләп бирә. Анда аның шикаятен кабул итеп, барысын да хәл итәчәкләрен вәгъдә итәләр.
«Сакчыларга каршылык күрсәтергә кирәкми»
Адвокат Сергей Русинов сүзләренчә, кибет сакчылары, сатып алучыга карата шик туган очракта, пакетларны һәм сумкаларны тикшерергә тырышачак. Бу каравылчы компетенциясенә керә. Шулай да кешенең бернәрсә дә күрсәтмәскә тулы хокукы бар, бигрәк тә шәхси әйберләргә килгәндә, шул исәптән сумканы да. Шуңа күрә мондый очракларда полициягә шалтыратып, алар алдында гына ачып күрсәтергә кирәк. Шулай ук сатып алучы (һәм кибет хезмәткәрләре дә) протокол төзүне, пүнәтәйләрне җәлеп итеп, тикшерүне видео төшерүне таләп итәргә хокуклы.
«Яңагына суккан өчен, әлеге хатын-кызны административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Биредә сакчы түгел, ә ул хокук бозган. Әгәр дә ул моның буенча полициягә мөрәҗәгать итмәгән икән, пенсионер хатын шатлансын. Аннан да бигрәк, кешене 1 ел эчендә моның буенча тагын бер тапкыр җаваплылыкка тарталар икән, бу очракта җинаять эше ачыла. Үзеңне кулда тотарга һәм кешеләргә сукмаска кирәк», – дип аңлатты Русинов.
Адвокат фикеренчә, бу очракта сакчы үз вазифалары буенча эш иткән һәм вәкаләтләре чигеннән чыкмаган. Әгәр дә ул көч кулланып, сумкасына кереп, кулларын каера башласа, тән җәрәхәтләре ясаса, полициягә җинаять эше кузгату турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә законлы сәбәп булыр иде. Әгәр дә сәүдә ноктасы хезмәткәре тупас кылана һәм нигезсез гамәлләр кыла икән, Русинов мондый очракларда сатып алучыларга кибет җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Әгәр дә урлауда шикләнү урынсыз булса, кулланучы гафу үтенүне таләп итәргә дә хокуклы.
Адвокат сакчыларга каршы торырга да, алар белән конфликтка керергә дә киңәш итми. Бигрәк тә, кешенең яшерер әйбере булмаса. «Гафу үтенү – ул этик кагыйдә генә, аны эшләмәскә дә була. Әгәр дә җитәкчелек мондый очракларны җайга салу ягында икән, бу конфликтны чишәргә тырышачак. Әлбәттә, кибеттә артыңнан карап йөрүләре уңайсызлык тудыра. Шулай да ул бөтенләй нигезсез түгел. Кибетләрдә урлашу очраклары бик күп», – диде адвокат.