Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сакчы ир-ат Ялта комлыгында ял итүчеләрне чыбыркы белән куган

Үз эше белән шулкадәр мавыгып киткән сакчы видео төшерүче хатынның смартфонын бәреп аткан.

news_top_970_100
Сакчы ир-ат Ялта комлыгында ял итүчеләрне чыбыркы белән куган
https://pixabay.com

Кырымның көньяк ярында урнашкан Форос комлыгында җәнҗаллы вакыйга булган. Форос пляжы Ялта составына керә. Комлыкта ял итүче хатын-кыз шифаханә сакчысы белән җәнҗал турында зарланып, социаль челтәрләрдә язган. «Вести» каналы шул хакта хәбәр итте.

Хатын-кыз сүзләренчә, ул соңгы алты ел дәвамында даими рәвештә Форос комлыгына ял итәргә килә. Комлык «Форос» шифаханәсе тирәсендә урнашкан. Быел бу хатын шифаханә сакчысыннан зарлана. Имеш, бу сакчы ял итүчеләрне диңгез буена якын җибәрми.

«Соңрак ачыкланганча, комлык ниндидер могҗизалы ысул белән генә „Форос“ шифаханәсенең дәвалау пляжына әверелгән. Хәзер бу комлыкта ял итү өчен шифаханәгә урнашырга кирәк», — дип яза ролик авторы.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, шифаханә сакчысы үз эше белән шулкадәр мавыгып киткән, ул ял итүчеләрне чыбыркы белән куркыта тотынган. Видеоны төшерүче хатынның иренә сакчы чыбыркысы эләгә язган. Шуннан соң сакчы «оператор» хатынга да кизәнә, аның кулындагы смартфонны сугып төшерә.

Бу вакытта биредә ир белән хатынның дүрт яшьлек баласы да була. Ул әти-әнисе белән диңгезгә ял итәргә килгән булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100