9 ноябрьгә каршы төндә һәм иртән Татарстанда буран, юлларда бозлавык булу көтелә. Һава торышы начар булу сәбәпле, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе урамга чыкканда һәм юлларда йөргәндә сак булырга киңәш итә.
«Сак хәрәкәт итегез, ашыкмагыз. Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр кичүе аша гына чыгарга киңәш ителә. Балаларны күзәтүсез калдырмагыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны – 112», – диелә министрлык хәбәрендә.