
Алып баручы Ренат Галиәскәрнең Телеграм-каналы мошенниклар кулына эләккән. Хәзер аның исеменнән дусларыннан бурычка акча сорап язалар. Ренат үзе әлегә Мисырда ялда. Ялда чакта телефонны артык кулга алмыйсың, үзе, мөгаен, бу күңелсез хәбәрне соңыннан гына ишеткәндер.
Мәсәлән, Ренат исеменнән аның дусты, алып баручы Айваз Садыйровка 120 мең сум акча сораган смс килгән. Ул бу хакта социаль челтәрләрдә язды. Дөрес, сүзгә тапкыр Айваз җавапсыз калмаган – үзе дә мошенникны кызык иткән.
«Ренат дускай миннән 120 мең акча сорап ята. Тел төбен шундук аңладым – кайтармаска исәбе. Ә хәзер төгәлрәк.
Телеграмда Ренаттан хәбәр килеп төште. Баштан ук рәхмәт әйтеп куеп, электр белән тәэмин итү лимитын белешә бу. Башта чыннан да аңламый тордым. Аннан соң килгән русча хәбәр ачыклык кертте. Телеграмын ватканнар! Ренат белән гомердә русча язышкан юк. «Для правдоподобности» аудио да җибәреп ята. Аның эчтәлеге Тукай премиясенә лаек.
Алга китеп шуны әйтәм – бу Ренат әйткән сүзләр түгел. Безнең перепискадагы аудиохәбәрләргә нигезләнеп, ясалма интеллект ясаган тавыш. Эчтәлегендәге сүзләрдән аңлашылганча, әлегә ясалма интеллект начар эшли.
Әмма! Тавыш имитациясе өчен «бишле»! Мин моның Ренат түгеллеген белгәч, бераз сөйләшеп алырга булдым. Кызык килеп чыкты әңгәмә.
Берзаман, гомер булмаганны, Ренат миңа олылап, хөрмәтләп, «сез» дип эндәшә башлады. Берничә сум гына акча дигәч, җибәрермен дә дигән идем инде, моның берничә сумы 120 мең булып чыкты. Ә сез «рубль курсы төшә» дип борчылган буласыз тагын.
Кыскасы, татар булуыбызның, дуслар белән мессенджерларда татарча сөйләшүебезнең тагын бер зур файдасы ачыкланды. Мошенниклар татарча белми, килде-китте тәрҗемә белән генә эш итә (әлегә). Аңлыйм, алар безнең алдагы аралашуны өйрәнеп, без ияләнгәнчә язмакчы була.
Менә шул моментта сизеп алып була инде эшне.
Мин моның белән ахыргача уйнарга булдым.
Алга таба системаны ватарлык җавап кирәк иде. Хәния апабызның җыр сүзләрен эшкә җиктем. Бу юлы минем ничек аралашканны ул да аңлады булса кирәк.
Ну шуның кадәр оятсыз булып булмый бит инде. «Акча кайда?» – ди. Нәтиҗәдә, шаярып сөйләшкәнне белгәч, минем кебек җыр сүзләре белән мәшәкатьләнеп ятмады бу. Җавабы бик кыска булды. 3 кенә хәрефлек. Әле анда да бәхет теләп калдым үзенә», – дип яза Айваз.