
Мошенниклар, зур маркетплейсларның менеджерлары булып кыланып, «Телеграм»га хәбәрләр җибәрә башлаган, алар «лайклар» куеп акча эшләргә тәкъдим итә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Вести» сайты хәбәр итә.
Мондый хәбәрләргә җавап биргән очракта, аферистлар гади генә биремнәр үтәргә куша һәм хәтта акчалата бүләк тә бирә.
«Алар кешенең ышанычын яулап алып, керемнәрен арттыру өчен, товар, «премиум-аккаунтлар» сатып алырга яки башка ысул белән акча чыгаруны таләп итә башлый», – диелә «Россия киберполиция хәбәрчесе» Телеграм-каналында.
Аерым очракларда кешене «эшләү өчен» кушымта йөкләргә күндерәләр, ә бу исә зарар сала торган программа булып чыга.
«Эшкә урнашу өлкәсендә мошенниклык схемаларына гадәттә укый-укый эшләү өчен эш эзләүче яшь кешеләр эләгә», – дигәннәр Эчке эшләр министрлыгында.