
Соңгы 1-2 атнада Чаллы үзәгендә, халык күп йөри торган проспектлар тирәсендә, каргаларның кешеләргә һөҗүм итү очраклары ешайган. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
«Мин үз эшләрем белән Тынычлык проспектыннан җәяү бара идем, кинәт кенә башыма карга очып төште. Баштарак ул миңа ялгыш кына тигән дип уйладым. Әмма һөҗүм кабатлангач, йә качарга, йә сакланырга кирәк икәнен аңладым», – ди Чаллыда яшәүче хатын-кыз.
Шундый ук агрессив кошлар эт белән йөрүчеләргә һөҗүм иткән очраклар бар.
«Түбән Кама» илкүләм паркы орнитологы Ринур Бекмансуров аңлатканча, май-июнь айларында – оя кору чорында – ала каргалар аеруча агрессив була. Алар чакырылмаган кунакларны оялары тирәсеннән куарга тырыша, шул рәвешле нәселләрен яклыйлар.
«Чакырылмаган кунак дигәндә, башка кошлар, бигрәк тә ерткычлар, дүртаяклы җәнлекләр һәм, әлбәттә, кешеләр күздә тотыла. Ала каргалар кешеләргә аеруча мөнәсәбәттә, чөнки кайберәүләр аларның ояларын җимерә. Карга һөҗүм итсә, иң беренче чиратта, күзләрне саклар өчен, башыгызны кулларыгыз белән каплагыз. Куркырга кирәкми, бары тик мөмкин кадәр тизрәк бу урыннан китәргә кирәк», – дип киңәш бирде белгеч.