news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Сак булыгыз!» – Җинаятьчеләр мәктәп балаларын алдауның яңа ысулын тапкан

news_top

Мошенниклар балаларны алдауның яңа ысулын куллана башлаган. Алар укучыларга мәктәптән шәфкать туташы булып шалтырата. Бу хакта Имин интернет лигасы (ЛБИ) башлыгы Екатерина Мизулина үзенең телеграм-каналында сөйләгән, дип яза «LIFE» сайты.

Мизулина сүзләренчә, хәзер мошенниклар, укучыларга шалтыратып, үзләрен мәктәптәге медицина хезмәткәре итеп таныштыра һәм укучыга медицина тикшерүе узарга кирәклеге турында әйтә. Аннары алар мессенджерга вируслы сылтама җибәрә яки хәбәр итеп җибәрелгән кодны әйтүне сорый.

Шул сәбәпле, мәктәп укучыларына игътибарлы булырга, таныш булмаган номерларга җавап бирмәскә киңәш итәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар