«Сак булыгыз – агулы үлән!» – Бакчада үлән чапкан ир-атның тәненең 80 проценты пешкән
Бакчада үлән чапкан ир-атның тәненең 80 проценты пешкән. Ул – быел бу үсемлектән зыян күрүче беренче кеше, дигәннәр Склифосовский исемендәге хастаханәдә – РЕН ТВ хәбәр итте.
«Бакча участогында үлән чаптым, шунда балтырган да очрады инде, әлбәттә. Мин моңа игътибар итмәдем. Кич белән өйгә кайткач, кызарган урыннар күрдем. Кычыта башлады», – дип сөйли Алексей.
Аның сүзләренчә, 10 көн узса да, симптомнар әле дә бар, аеруча сөйләшкәндә сизелә. Кич белән аеруча кычыта, дигән ул. Башта тәндә тир бәреп чыга, аннары пешкән урыннар кабара икән.
Табиблар сүзләренчә, әле җәй башлана гына, тәнгә балтырган согы эләккән очракта, тиз арада медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мондый авырулар өчен махсус ысул уйлап табылган, ул кычытуны һәм үсемлекнең токсик йогынтысын киметә, диелә хәбәрдә.