«Сәйяр» ансамбленә 50 ел: «Татарстанның мәдәни мохитенә яңа җил булып бәреп кергән идек»
«Сириннәр хуш исләр тарата...» дип җырлап йөргән яшь егетләрне өлкән буын әле хәтерлидер... 1970-1983 еллар. «Сәйяр» – беренче татар эстрада вокаль инструменталь ансамбленең республика буйлап шаулап-гөрләп йөргән чагы. Милллион кызлар аларга үлеп гашыйк! Ансамбль егетләре белән «Интертат» аралашты.
1970-1983 елларда иҗат иткән, элекке Советлар Союзында уздырылган күпсанлы профессиональ җыр конкурслары, югары уку йортларының җыр фестивальләре җиңүчесе һәм дипломанты «Сәйяр» вокаль-инструменталь ансамбле татар совет эстрадасына бер шаукым булып килеп керде. «Дөньяны җимертеп» дисәм – арттыру булыр, ләкин ул егетләр заманында кимен куймаган иде. Татарның «The Beatles»лары...
Ансамбльнең җитәкчесе – композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССР комсомолының Муса Җәлил премиясе лауреаты Рәшит Абдуллин. Исән булса, узган ел аңа 70 яшь тулган булыр иде. Ансамбльнең егетләре белән коллектив оешу тарихы турында сөйләшсәк тә, язмамның беркадәр өлешен Рәшит абый истәлегенә дип әзерләдем.
Әңгәмәдәшләрем – дирижер Рөстәм Җәләй һәм композитор Рөстәм Зарипов.
«Сәйяр» төркеме составы белән дә таныштырыйк: Рәшит Абдуллин (көй авторы, аранжировка, вокал), Фәрит Сабирҗанов (бит-барабан), Рөстәм Җәләй (вокал, гитара), Фоат Зарипов (вокал), Владимир Земсков (бас-гитара). Бераз соңрак ансамбльгә Мансур Зарипов (җыр, КАИның «Узоры» төркеменнән күчә), Рөстәм Зарипов (вокал, фортепиано), Марат Зарипов (вокал), Рафаэль Мәҗитов (администратор), Альфред Камелевский (вокал) кушыла.
Коллективка исемне Шамил Закиров биргән: «Исеме дә татарча, яңгыравы да шәп»
– Рәшит абый белән сез студент елларыннан ук таныштыр, шулаймы?
Рөстәм Җәләй: Рәшит белән Казан музыка училищесының халык уен кораллары факультетында 1нче курста укыганда таныштык. Рәшит баян башкару мәктәбенә нигез салучыларның берсе – Василий Плетневта, мин Герасимовта укыдым. Ул чорда вокаль-иструменталь ансамбльләр барлыкка килә башлады. Шуларның иң танылганнарының берсе – «Орфей» ансамбле. 1966-1970 елларда училищеда укыганда күңелле студент тормышы белән яшәдек: уен коралларында уйнадык, лекцияләр яздык һ.б.
Аннан соң 1970 елда безне Рәшит белән армиягә алдылар. Бу вакытта ансамбль оешып килә башлаган иде, без әсәрләр уйный идек. Баштан мине армиягә чакырдылар – Казанда Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләрендә хезмәт итәргә киттем. Ул вакытта кесә телефоннары юк иде, Рәшит тә чакыру кәгазе килгәне турында әйткән иде. Нишләргә?
Минем Рәшит белән бергә хезмәт итәсем килде. Бөтен кыюлыгымны җигеп, капитаным белән военкоматка бардык. Элек ул хәзерге Курчак театры тирәсендә иде. Барсак, ни күрик – сакал баскан Рәшит ята. Танырлык түгел үзен. Капитанга әйтәм: «Бу – бик куркыныч җинаятьче, аның әле монда «эшләре» бардыр, – дим, – алып китегез, тикшерү эше ачасы булыр», – дидем. Минем сүзгә ышандылар. Хәрби частькә алып килделәр Рәшитне. Шунда дөресен сөйләп бирдем: «Бик яхшы музыкант, ничек инде хәзер аны әллә кая Воркутага җибәрәсезме? Аның монда бик тә кирәге чыгар», – дидем. Шулай итеп, Рәшит белән армиядә бергә хезмәт иттек. Шунда ук барабанчыбыз Фәрит Сабирҗанов та хезмәт итте.
Әле армиядә хезмәт иткәндә үк, без хәрби частьләрдә бик еш чыгыш ясый башладык, республика буйлап гастрольләрдә булдык. Дуслыгыбыз ныгыды. Армиядән соң, 1972 елда Казан дәүләт консерваториясенә укырга кердек. Нәкъ шушы елларда «Сәйяр» ансамбле формалашты.
– «Сәйяр» дип төркемегезгә кем исем бирде?
– Ул вакытта Чаллыдагы «Энергетик» мәдәният йорты директоры Шамил Закиров белән дус идек без. «Сәйяр» дип исемләү – аның тәкъдиме иде. «Сәйяр» – беренче татар профессиональ театр труппасы булган. Бу сүзнең мәгънәсе – сәяхәт итүче, мосафир. «Исеме дә татарча, яңгыравы да шәп», – диде ул.
Рөстәм Зарипов: Үзенчә уйлагандыр инде ул, театр бу исемне башка алмаячак. Исем һавада «эленеп» кала, ә аны кулланырга кирәк иде. Сәясәтче буларак, ул нәкъ шул исемне тәкъдим итә. Көймәгә нинди исем бирсәң, язмышы да шулай була. Ансамбльнең татар музыкасыннан беркая да китмәячәге көн кебек ачык иде. Шулай итеп, исемне тарихка кертеп кала алдык.
Исем ансамбльнең репертуарын да билгеләде – татар халык җырларын, татар совет композиторларының җырларын, шул чордагы популяр җырларны эшкәртеп башкару.
Чаллыдагы гастролебез бер дә исемнән чыкмый. «ПАЗ»икка аппаратурабызны төяп шәһәргә килеп җиттек, мәдәният йортының ишегалдына туктадык. Юлдан соң бик хәлсез, арыган идек. Шамил Зиннурович әйтә: «Егетләр, кунакханәгә урнашыгыз, йоклагыз. Мин сезнең уен коралларыгызны саклап төн чыгармын», – диде. Мәдәният йорты директоры автобуста безнең инструментлар янында йоклаган иде. Менә шундый гаҗәеп кеше иде ул.
Рөстәм Җәләй: Консерваториядә Рәшит – композиторлык факультетында, мин Рөстәм Зарипов белән хор дирижерлыгы факультетында укыдык. Студент елларында ук көйләр яза иде, аңа зур өметләр багладылар, Нәҗип Җиһанов белән киңәшләшә иде. Шул елларда «Сәйяр» бер-бер артлы зур уңышларга ирешә башлады. Яңгыр яуганнан соң гөмбәләр бик күп үсеп чыккан кебек, вокаль ансамбльләр дә санап бетергесез күп иде. Ә татар коллективы бер генә. Шулай итеп, 1972 елда «Кышкы эстрада» («Зимняя эстрада») шәһәр фестивалендә җиңеп, төркемебез танылу алды.
Без татарча җырларга тырыштык, безнең үзенчәлегебез дә шунда булгандыр. Рәшит җырларны эшкәртә, үзгәртә иде. Һәм, кагыйдә буларак, без бәйгеләрдә гел беренче урыннар ала идек. Милли коллектив булганга да, безгә теләктәшлек күрсәткәнгә күрә дә түгел, сере бик гади – безнең башкару дәрәҗәсе бик югары иде. «Сәйяр» Татарстанның мәдәни мохитенә яңа җил булып бәреп керде. Безгә кадәр чит ил һәм совет җырларын кабатлап башкарган музыкантлар бар иде. Без исә яңа идея – үзебезнең иҗатны тәкъдим иттек.
Рөстәм Зарипов: Безнең кебек профессиональ башкару осталыгы белән бер ансамбль дә безнең дәрәҗәдә була алмады. Биш кешенең өчесе консерваториядә укый иде. Үзешчән коллективлар күп иде, сүз дә юк. Коллективыбыз профессиональ нигезле булганга күрә, грамоталы эшкәртмәләр эшли идек, башкару, әйткәнемчә, чын профессиональ иде. Бәйгеләрдә жюрида шулай ук консерватория профессорлары утыра иде, хәзерге кебек теләсә кем түгел. Жюри рәислегендә һәрчак профессиональ композитор утыра иде.
«Егетләр, бүгенге датаны гомерлеккә истә калдырыгыз!»
– Рөстәм абый, белүемчә, Сез коллективка соңрак килгәнсез.
Рөстәм Зарипов: Берара ансамбльнең администраторы Рафаэль Мәҗитов булып алды. Рафаэль чорында «Сәйяр» дан казанды. Мин дә шул чорда килеп кушылдым. Беләсезме, ул вакытта, болай гына, күңел кушканга уйнап, чыгыш ясап йөрүчеләр бихисап иде. Рәшитнең алдан күрә торган сәләте булган, күрәсең. Ул чит илдәге төрле төркемнәрнең форматы белән танышып, бөтен йөкне үзе генә тарта алмаячагын аңлагандыр. Һәр кеше үз эше белән шөгыльләнергә тиеш. Төркемне таныту, оештыру эшләре белән дә аерым кеше шөгыльләнергә тиеш иде: афишалар тарату, гастрольләргә йөрү, бәйгеләрдә катнашу, кунакханәләрне броньләү һ.б. Ул кешенең музыкант булуы мөһим түгел. Һәм Рафаэль боларны башкарды да.
1974 ел. Көннәрдән бер көнне Рөстәм миңа мөрәҗәгать итте: «Эш бар иде, бүген минем өйгә кил әле», – ди. «Эш бар икән, киләм инде», – дидем. Болай гына әйтсә, барып та тормас идем. Өйгә килеп керсәм, 5-6 кешелек «толпа» җыелган: баштан таныштык, келиндерләр белән каһвә эчтек. Аннан соң Рәшит: «Егетләр, шундый эш бар. Безгә эшчәнлегебезне дәвам итәсе иде. Зариповны клавишаларга утыртасыбыз килә», – диде. Минем инде бу вакытка инструменталь ансамбльләрдә уйнаганым, хәтта җитәкчелек иткәнем бар иде. Уен коралында да уйный беләм, аппаратураны да җайлый белә идем.
Сөйләшеп, максат-ниятләр корып алганнан соң, Рәшит: «Егетләр, бүгенге датаны гомерлеккә истә калдырыгыз!» – диде. Кызганыч, истә калдырмаганбыз бит. Сентябрь икәнен хәтерлим. Күрәсең, Рәшитнең сузасы килмәгәндер – бер тапкыр җыелыштың да булды түгел, эшләргә кирәк иде бит.
Шуннан соң бик җитди эш башланды. Кабатлап әйтәм, профессиональ ансамбль идек. Үзешчәннәр профессиональләрдән кайсы ягы белән аерыла дип уйлыйсыз? Барлык детальләрне эшкәртү белән. Профессионаллар өчен кирәкле яки кирәк булмаган эпизодлар юк. Менә шул детальләрне профессионаллар ахырга кадәр эшли. «Сәйяр»нең башка ансамбльләрдән аермасы да шунда иде: бездә бер фальшь нота юк, бездә бернинди артык әсәр юк иде.
Хәтта репертуарны да Рәшит идеаль дәрәҗәдә алып барды. Рәшит ул бик тә талантлы мелодист, сәясәтче иде. Теге яки бу вакытта нинди әсәрне башкарырга, теге яки бу бәйгегә, концертка кайсы әсәрне әзерләргә кирәклеген белә иде. Программаны беркемгә дә төзергә ирек бирмәде, һәрвакыт үзе төзи иде. Программа белән ул беркайчан да ялгышмады.
Популярлык чоры: «Тамашачы безне яратучыларга һәм үлеп яратучыларга бүленде»
– Шулай да, ни өчен «Сәйяр» популяр булды?
– Ул вакытта халык та күпкә тәрбиялерәк булган, дип нәтиҗә ясарга була, – дип дәвам итте Рөстәм Зарипов. – Алар безне үзешчән төркемнән аера иде, минемчә. Безнең сәхнәдә үз-үзебезне тотышыбыз да зур роль уйный иде. Без бит хәтта шуны да уйлап эшли идек: аякны кая куярга, кайда басып торырга, кайчан елмаерга – бөтенесе уйланылган, эшләнелгән иде! Үз-үзеңне тоту шулай ук чыгыш ясауга керә.
Республика буйлап концертлар куеп йөргәндә, тамашачы икегә бүленде: «Сәйяр» ансамблен яратучыларга һәм үлеп яратучыларга. Безне хөрмәт итмәүчеләр юк иде, яратмаучылар, бәлки, булгандыр.
Рөстәм Җәләй: «Сәйяр» шулкадәр популярлыкка иреште. Безне таный, белә башладылар. Бервакыт трамвайда барганда, кешеләрнең миңа борылып-борылып карауларын сизә башладым, үзләре: «Әнә «Сәйяр» бара», – дип пышылдашалар иде. Безне белмәүче кеше булмагандыр, чөнки без төрле уку йортларында чыгыш ясап йөрдек. Студентлар белгәч – бөтен кеше белә, дигән сүз.
Аннан соң «Звезды завтрашнего дня» фестивалендә Лев Лещенко, Геннадий Хазанов кебек танылган совет эстрадасы вәкилләре белән бер сәхнәдә чыгыш ясадык.
«Нәҗип Җиһановның «Сириннәр»ен астын өскә китердек»
– Җыелу урыны гел өйдә генә булмагандыр...
Рөстәм Җәләй: Рәшиткә Казан мех берләшмәсенең мәдәният сараенда вокаль-инструменталь ансамбль җитәкчесе урынын тәкъдим иттеләр. Репетицияләребезне шунда үткәрә идек. Атнасына 3-4 тапкыр җыелыша идек. Концертлар алдыннан һәр көн җыелыштык. Үз-үзебезгә шундый «җәза» уйлап таптык: кем репетициягә соңга кала – кесәсеннән 5 сум бирә. Шуңа күрә репетицияләргә соңга калырга тырышмадык.
Студентлар билетын тапшырганда, зур мыегымны күреп, ректор Нәҗип Җиһанов кулымны кысты да: «Үзебезнең «Песняр» да бар икән», – диде. Аннары ул безгә тагын бер кат игътибар итте, ләкин җитди төстә. «Сәйяр» белән без халык җырларын гына түгел, татар композиторларыннан Рөстәм Яхин, Заһид Хәбибуллин, Александр Ключарев һәм башкаларның җырларын эшкәртеп, башкара идек. Шулар арасында Җиһановның сириннәр турындагы романсы да бар иде.
Оригиналда җыр moderato (уртача) темпында яңгырый, сузып башкарыла. Ә без аны бөтенләй башкача – заманча итеп яздырдык. Көе сакланып калды, әмма темпы, ритмы бөтенләй үзгәрде. «Сириннәр хуш исләр тарата» безнең башкаруда хит булып чыкты, без аны татар һәм рус телләрендә җырладык. Татариядә гармун һәм халык биюләре генә түгел, ә сәнгатьнең башка төре дә барлыгын белсеннәр өчен, рәсми концертларда кунакларга шул җырны башкарырга кушалар иде. Җиһановның үзенә «тотылганчы» шулай дәвам итте.
Кемдер Җиһановка җиткергәндер инде: «Сез язган музыканы «Сәйяр» нишләткәнен ишеттегезме? Алар Сезнең җырны астын өскә китергән, танымаслык дәрәҗәгә җиткергән», – дип. Кыскасы, көннәрдән беркөнне Рәшит Абдуллин белән безне деканатка чакырып, «шул көнне, шул сәгатьтә ректор кабинетына керергә» дип боерык укыдылар. Ни өчен, нәрсә булган? Җавап бирмәделәр. Үзебез дә белмәдек. «Бетте баш», – дидек.
Шулай итеп, без Рәшит белән сүзсез генә Нәҗип Гаязович кабинетына кердек. Басып торабыз, сулыш алмыйча. «Сириннәр»не нишләттегез?» Рәшит аңлата башлады: «Вакыт алга бара, хәзер музыкада ритмнар үзгә, Сезнең иҗатка мөрәҗәгать итәргә булдык», – диде. «Ләкин мин бит алай язмадым!» – диде Җиһанов.
Без Нәҗип Гаязовичның нәрсә әйтергә теләгәнен аңламадык. Аннан соң ул, акылга сыймаслык итеп: «Егетләр, ә яшьләр моны кабул итәме?» – дип кызыксынды. «Ярар, ярар. Минем музыка белән тагын нәрсәдер эшләргә җыенсагыз, баштан миңа керегез!»
Җиһановның тавышында бер тамчы ачу яки мактауга ишарә юк иде. Кыскасы, бу – безнең белән бер үк цех кешесенең, хезмәттәшнең кызыксынуы иде.
Күпме вакыт сөйләшкәнбездер – хәтерләмим. Шунысы мөһим: «Сириннәр» дә, «Сәйяр» дә, аның җитәкчесе Рәшит Абдуллин да, Җиһановның «кабинетлы» хуплавы белән, музыкаль мәйданда эшләвен дәвам итте.
«Йолдыз чире» белән чирләргә вакыт булмады»
– Сез хәзер дә иҗатта кайныйсыз. Минем өчен сез һаман да шул «Сәйяр» егетләре булып каласыз, чын!
Рөстәм Зарипов: Бездән күпләр бу хакта сорый. Чөнки күзләрдә чаткы бар.
Рөстәм Җәләй: Серне ачам: алдыбызда яшь кыз булганда, телисеңме-теләмисеңме, күзләр яна (елмаялар).
– Кызлар кемгә күбрәк гашыйк була иде?
Рөстәм Зарипов: Рөстәм Җәләй белән барабанчыбыз Фәрит Сабирҗановка. Кызлар аларны сырып ала иде. Концерттан соң һәрчак халык төркеме торыр иде. Күпчелеге аның кызлар, егетләр аз була иде. Кызларны алдап булмый, алар кара-каршы хисне сизеп ала. Хәзер моны елмаеп искә алабыз. Уйлап куябыз да, ә бит чыннан да, без якты һәм кирәкле тормышта яшәгәнбез икән.
– Чит илдә сезнең кебек вокаль-инструменталь төркемнәр, стадионнарда меңләгән кеше җыеп, концертлар куйганнар. «Сәйяр»нең андый хыялы бар идеме?
Рөстәм Җәләй: Татар музыкасы традициясендә зур мәйданнарда, стадионнарда концерт кую гадәткә кермәгән. Гәрчә безгә ачык һавада, әйтик, Түбән Каманың бер стадионында концерт куярга туры килгән иде. Концерт залларыбыз һәрчак тулы була иде, һәм бу – безне илһамландырды, канатландырды гына.
– Популяр булып киткәч, кайбер кешеләрдә «йолдыз чире» башлана...
Рөстәм Җәләй: Безнең «чирләргә» вакыт булмады. Уңышка ирешү безгә иҗат итәргә стимул гына бирә иде. Җырларыбызны радио студиясендә яздыра идек, ул язмалар кая китеп беткәндер... Күбесе сакланмаган ахры.
Бер-беребез арасында беркайчан да каршылык булмады. Без бик дус идек, бер-беребезне ярты сүздән аңлый идек.
– Карьераны төгәлләгәннән соң, кайбер коллективлар документаль фильмнар төшерә, язмаларын чыгара...
Рөстәм Җәләй: Казан телевидениесендә яңа ел тапшыруларында кунакта була идек без, чыгыш та ясаганыбыз булды. Әмма язмаларны эзләү нәтиҗәсез. Ул язмалар кая югалгандыр? Берничә тапкыр документаль фильмнар төшерергә тәкъдим иткәннәре булды, ләкин эш туктап кала иде, төшерә алмадылар. Ул хакта сүз булды.
«Без киткәннән соң, «Сәйяр» элекке уңышларга ирешә алмады»
– Һәр ансамбль, төркемдә кризис чоры була. Әмма аны урап үтеп, стабиль хәлне саклап калучылар була. «Сәйяр» ничек югарылыкка менде – шулай тиз таркалды да кебек...
Рөстәм Җәләй: 1976 елда Рафаэль Мәҗитов белән Фоат Зарипов «Орфей» ансамбленә күчтеләр. 1978 елда «Красная гвоздика» халыкара җыр фестивалендә Сочида «дипломант» исемен алдык.
1978 елда Самара шәһәрендә үткән Идел буе регионы җыр фестивалендә уңышлы чыгыш ясадык: 4 номинациядә җиңүче булдык (Рөстәм Зарипов – «иң яхшы гитарачы», Мансур Зарипов – «иң яхшы җырчы», Рәшит Абдуллин – «иң яхшы аранжировкалаучы», «иң яхшы тынлы уен коралында уйнаучы») һәм Кубага – Яшьләрнең һәм студентларның XI халыкара фестиваленә (Гавана, 1978) бердәнбер юлламага ия булдык.
СССР Үзәк телевидениесенең «Шире круг», «Споемте, друзья», «Алло, мы ищем таланты» тапшыруларында «Песняры», «Самоцветы» вокаль-инструменталь ансамбльләре белән даими катнаштык.
Болгария, Югославия, Румыния, Австрия, Мальта, Нигерия, Италия кебек илләрдә чыгыш ясадык!
– Африкага татар ансамбле ничек килеп эләкте икән?!
Рөстәм Җәләй: Обком белән дуслар идек, төрле юлламалар биреп бүләкли иде. 1979 елда без Африкага бардык. ГДРда эшләнелгән уен коралларыбызны күтәреп бардык. Анда Африканың безнең кебек үк бер төркеме чыгыш ясады. Ә аларның уен коралларын күрсәң! Чит илдә эшләнгән иң яхшы инструментлар. Россиядә аларның исе-эзе дә юк иде. Авыздан сулар акты инде шуларны күреп... Шунда татарча, русча, инглизчә җырлаганнан соң, уен коралларыбыз белән алмашырга булдык. Төшкә дә кермәгән уен кораллары безнең кулларда иде. Үзебезне әкияттәге кебек хис иттек. Шушы уен кораллары белән хәзер Казанга кайтып уйнаячакбыз дип, йокыбыз качты.
Кайтыр вакыт җитте. Бер караучы кеше күреп алды да: «Егетләр, барысын да кайтарырга кирәк. Бу – Советларча түгел», – диде. Уен коралларын кире кайтарырга туры килде, күзләргә яшь тамчылары эленгәндәй булды...
Рөстәм Зарипов: Бу вакытта (1979 елда) мин инде төркемнән киткән идем. Филармониянең эстрада-симфоник оркестры җитәкчесе буларак, Мәскәүгә китәргә туры килде. «Россия» концертлар залында мин шул оркестрның дирижеры, эшкәртүчесе булып чыгыш ясадым. «Төркемнән китәм» дигәч, Рәшит миңа бер дә үпкәләмәде, ул моны аңлый иде. Рөстәм Җәләйгә дә үпкәләмәде, ул Мәскәүгә аспирантурага укырга китте, аннан соң симфоник оркестрда дирижер булды.
Без – кешеләр. Бер урында таптанып тора алмыйбыз. Безгә үсеш кирәк. Гомер буе «Сәйяр» белән йөри алмаячак идек. Һәркем үз юлын сайлады. «Сәйяр» – Рәшит Абдуллин тудырган «бала», ул аның казанышы иде. Без киткәннән соң, ул яңа кешеләрне чакырып карады, составны яңартты. Ләкин бу элекке «Сәйяр» түгел иде, ансамбль элекке уңышларга ирешә алмады. Американың, Англиянең иң яхшы ансамбльләре белән чагыштырырлык дәрәҗәгә җитү өчен, ансамбльгә профессионалларны чакыру кирәк иде. Ләкин профессионаллар андый составка бармады. Бәлкем, бөтен трагедия дә шундадыр...
Рәшитнең «Сәйяре» нигә сүнеп калды, дигән темага озак уйландым. Рәшитнең үзенә дә үсеш кирәк булган, ә ул калганнардан бераз калышты. Ул вакытта профессионаллар зуррак коллективларга урнашты. Мәсәлән, «Тасма» заводында мин «Альтаир» коллективын оештырдым: анда 4 кыллы уен коралы, 4 өрмә уен коралы бар иде. Без Чикагода уйнаган джаз-рокны уйнадык. Хәзер мин аңлыйм: безгә, ихтимал, кызык та булмагандыр. Әмма миссиягә теләктәшлек белдерәсе булган икән.
Рөстәм Җәләй: «Сәйяр» эшчәнлеген дәвам итсен өчен, югарыларның җитди, көчле теләктәшлек белдерүе кирәк иде, минемчә. Эш шунда: вокаль-инструменталь ансамбль аппаратурага, яңа җиһазларга, яңа музыка уен коралларына мохтаҗ булды. Итальян, немец аппаратуралары кирәк иде безгә. Хәзер аларны табуы җиңел. Ә безнең заманда бернәрсә дә юк иде. Уен коралларын без үзебезнең акчага сатып ала идек.
«Обкомга гастрольләрдә эшләгән акчаны чемоданлап тапшыра идек»
– Күп акча эшли идегезме?
Рөстәм Җәләй: Ул вакытта акчаны яхшы ала идек. Кеше турында яхшырак белим дисәң, аның гамәлләренә кара, диләр бит. Администраторыбыз Рафаэль Мәҗитов белән бәйле вакыйгалар турында сөйләп үтәсем килә.
Җәй. Без «ПАЗ»икка утырып, гастрольләрдә йөрибез: Әлмәт, Лениногорск, Җәлил, Чаллы, Бөгелмә... Рафаэль аякларын автобусның алгы тәрәзәсенә куеп, музыка тыңлап барыр иде. Арткы урындыкларда аппаратура урнашкан. Яшьлек. Безгә күңелле, рәхәт.
Рафаэльның чемоданы бар иде. Анда гастрольләрдә чыгыш ясаганнан кергән акча саклана иде. Кемгә акча кирәк, шуннан ала иде. Бу – безнең уртак акчабыз, акча алганда, Рафаэльдан сорап торыш булмады. Аннан соң ул акчаларны обкомга (Комсомолның өлкә комитеты) тапшыра идек. Сүз уңаеннан, язып куегыз әле: «Ак барс» Яшьләр үзәгенең (Молодежный центр) беренче ике этажы «Сәйяр» эшләгән акчага төзелде. Обкомга гастрольләрдә эшләгән акчаны чемоданлап тапшыра идек, чемоданлап!
Рафаэль белән бәйле тагын берничә очрак. Нефть чыга торган районнардагы кибеттә берәр дефицит әйбер була торган иде: коверлар, бәллүрдән ясалган төрле эшләнмәләр. Казанда юк иде алар. Шулай, бер кибеттә ул вакытта модада булган кримплен тукымасыннан соры төстә костюм эленеп тора иде. Киеп-киеп карадым – бик ошаттым. Рафаэльгә: «Костюм шулкадәр ошады. Акча биреп тора алмассыңмы, аннары кайтарырмын», – дим. Әйтеп тә бетермәдем, бу: «Борчылма, мин инде хакын түләдем, костюм синеке», – диде. Менә нинди мөнәсәбәт иде безнең!
Рөстәм Зарипов: Мин яңа гына өйләнгән, кунакка хатынымның әнисе килергә тиеш. «Сәйяр» белән гастрольләрдә йөрибез. Озаклап өйдә булмавымны аклар өчен, кибеттән әбигә бүләк алып кайтырга уйладым. Бүләк сайлый алмый басып торганда, Рафаэль (минем бүләк алырга җыенуымны ишетеп) янга килде. «Карале, әйдә менә моны алабыз», – диде. Игътибар итегез, «ал» димәде, «алабыз» диде. Ә ул бәллүрдән ясалган менажница иде. «Син әйткәч, әйдә, алабыз», – дидем. Гастрольләрдән соң өйгә шушы бүләкне алып кайтып тапшырдым. Әбинең күзләре шакмак булды. Андый әйбер беркайда да юк иде бит! Шуның белән миңа 3 ел буе гастрольдә йөрергә «яшел ут» булды.
«Хәзерге татар эстрадасы өчен оят»
– Эстраданың хәзерге халәте турында сөйләшик әле.
Рөстәм Зарипов: Нигә хәзер бездә танылган, хөрмәт иткән кумирлар юк? Чөнки хәзер теләсә кем сәхнәгә менә ала. Хәзер бөтен чүп-чар сәхнәгә менде. Бөтенесе үзенә «һәйкәл куйды»! Әмма 3-4 һәйкәлне генә танып булыр иде. Ул вакытта сайлап алу бик көчле иде. Компьютерлар да юк иде. Хәзер теләсә ничек фальшь белән җырлаучыларның тавышын дөресләргә, рәтләргә туры килә. Бөтен бәла шунда. Талантлы, матур тавышлы җырчы, дип уйлыйлар инде аны…
Эстраданың профессиональ нигез салучыларының берсе буларак, хәзер эстраданың нинди халәттә булуын күрәбез. Авыр, бик авыр мондый хәлне күрү. Йөз һәйкәл була алмый, һәйкәл данәле товар булырга тиеш. Моның өчен җитәкченең ихтыяры кирәк.
Рөстәм Җәләй: Хәзерге татар эстрадасы өчен оят. Башкару культурасында чын сәнгать калмады диярлек. Үзләрен композитор дип атаучылар бер-берсенә охшаш, примитив көйләр яза. Һаман бер үк урында тапталалар. «Казан егетләре»нең «Әткәем» җыры ошый, искиткеч эш! Гомумән, музыка дөньясы алга бара, әмма татар эстрадасының дәрәҗәсе төшә генә.
Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловалар һәрчак баянга гына җыйрлый иде әле. Без эстрадага яңалык алып килдек: ике, өч тавышка җырлый башладык. Күптавышка бүленеп җырладык, ләкин моннан культ ясамадык. Рөстәмнең «Ышанам» җырын (Рөстәм Яхин музыкасы) эшкәртүе – үзе бер шедевр! Ул аны дүрт тавышка эшкәрткән иде, бу җыр безнең радиода соңгы язмаларыбызның берсе. Гомумән, безнең башкарудагы эшкәртүләр яхшы килеп чыга иде.
Рөстәм Зарипов: Рәшит эшкәртүләр белән сак эш итте, ул җырның нигезен көй тәшкил иткәнен бик яхшы аңлый иде, шунлыктан, күптавышны чама белән генә кулланды. «Сәйяр» ансамбле булганга күрә эстрадада культура дәрәҗәсе үсте. Бөтен инструментларыбыз кул астында иде безнең. Монда бары тик җырлар иҗат итәргә, халык җырларын эшкәртү таләп ителде. Без нәкъ шушы юлдан киттек тә. Дөрес, иҗат юлыбыз озын-озак булды.
Тавыш культурасы дигән төшенчә бар. Халык Илһам Шакировка аптырый иде: «Ничекләр озын ноталарны сузып җырлап чыгарга үпкәләрегез чыдый?» – дияләр иде аңа. Беренчедән, бу – табигать. Тукай да әйткән бит, җырчылар авызларын каен яфрагы сыярлык итеп ачып җырларга тиеш, дигән. Илһам Шакиров авызын ачып җырламый иде. Бу, гомумән, татар халкының культурасына, традициясенә кермәгән. Авыл кешеләре үз дәрәҗәсен бик яхшы аңлый. Әмма авылдан чыкканнар хәзер сәхнәгә үрмәли бит. Шуннан нәрсә?
Рөстәм Җәләй: Алар аны югары культура дип, сәхнәдән тәкъдим итә. Халык моны культура эталоны дип кабул итә. Милләтне культура билгели. Татарлар кем ул, диюгә, кеше Илһам Шакиров, Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһановны телгә ала. Опера театры, симфоник оркестры булмаса – ул халык милләт буларак хөрмәткә лаек түгел. Татарстан – Нәҗип Гаязовичның казанышы, ул опера театры, консерватория һәм симфоник оркестрны барлыкка китерде.
Рөстәм Зарипов: Шуннан, нәтиҗә ясыйбыз: татар халкына үз традицияләрен истә тотып, дөньяга чыгарга кирәк. Татар халкында традицияләрне начар дип әйтә алмыйбыз. Алар ихлас, халыкчан икән, бөтен кеше аларны хөрмәт итәчәк. Сәхнәдәге чүп-чардан арынырга ташларга вакыт җитте. Авыл кешесенә «Карнеги-холл»га барырга әйтсәң, ул үзе анда бармаячак. Чөнки авыл кешесе белә: һәр кеше үз урынында булырга тиеш.
Шуңа гаҗәпләнәбез: «Татар җыры» оештыручылары сәхнә ветераны номинациясенә шулкадәр артистны кайдан табып бетерә һәм нигә безне чакырмыйлар?
Шуннан чыгып, хәзер яңа «Сәйяр»не булдырырга кирәклеген аңлыйм. Белмим, аны кем оештырыр. Бәлки, без Рөстәм Җәләй белән сөйләшеп, Рафаэль Мәҗитов функциясен башкарырбыз...
– XXI гасыр «Сәйяр»ен яңадан торгызып булыр идеме?
Рөстәм Зарипов: Әлбәттә. Без булышырга, консультацияләр бирергә әзер.
«Карнеги-холлда концерт куячакмын әле!»: «Хыяллар белән янган Рәшит Абдуллин бер мизгел эчендә арабыздан китте»
– «Сәйяр» мәктәбенең киләчәк тормышыгызда йогынтысы булмый калмагандыр.
Рөстәм Зарипов: Рөстәм Җәләй 27 буе Татарстан дәүләт симфоник оркестрында дирижерлык итсә, мин 15 ел буе Ветеринар академиясендә проректор булып эшләдем. Вузның тәрбия эшчәнлегендә ярдәм итәргә тәкъдим иткәч, бардым, чөнки бу безнең «Сәйяр»дән сеңеп калган гадәт: ярдәм сорыйлар икән – барасың, эшлисең. Бу бөтен «Сәйяр»челәргә сеңгән. Мин килгәннән соң өч ел үткәч, вуз өч Россия дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә беренче урыннар ала башлады. Беркем дә «ни өчен?» дип сорау биреп утырмый иде, чөнки институтта зур иҗат эшчәнлеге барды. Моның фундаменты, әлбәттә, «Сәйяр» иде. Ул да булса – эшне җиренә җиткереп башкару, концертларга йөз түгел, ике йөз процентка әзерләнү һ.б.
Тәрбия дә роль уйный, без бик тәрбияле идек. Икенчедән, профессиональлек. Өченчедән, милли эстрадага яңалык алып килү. Ә ул вакытта Татар Республикасында, гафу итегез, татар телендә белем бирүче бердәнбер мәктәп калган иде! Без алып килгән идеяне дәлилләргә, аның өчен көрәшергә кирәк иде. Моны аңлап бетермәүчеләр төшеп кала бирде. Моның өчен зур көч, зур потенциал кирәк иде. Шул ук вакытта, рискка да бардык.
– Ничек итеп?
– Теләсә кайсы вакытта Мәскәү безнең ансамбльгә кисәтү ясый ала иде.
– Калганнарыгыз кайда сезнең?
Рөстәм Җәләй: Ренат Ибраһимов карьерасын «Сәйяр»дән башлады. Шулай ук, консерватория студенты иде, бездә солист булып чыгыш ясый башлады. Ренат белән бик дус булдык. Соңрак та: «Теләсә кайчан шалтырат. Төнлә шалтыратсаң да сөйләшә алам, намаз укыйм, йокламыйм», - дигән иде. Кызганыч, ул да китеп барды.
Рөстәм Зарипов: Соңгы тапкыр биш ел элек Ренат белән Уфада «Татар җыры» Бөтенроссия конкурсында күрешкән идек, жюрида бергә утырдык.
Рөстәм Җәләй: Мансур Зарипов Казан авиация институтында укыды, «Сәйяр»дә җырлады, бераз кубызда уйный иде. Министрлар кабинетында эшләде, хәзерге вакытта пенсиядә.
Барабанчы Фәрит Сабирҗанов хәзер тегүче булып эшли. Төрле танылган кешеләргә киемнәр, костюмнар тегә.
Гитарачы Владимир Земсков Казан авиация институтын тәмамлады. Ригада гаилә корды, хәзерге вакытта Американың Лос-Анджелес шәһәрендә яши.
Җырчыбыз Альфред Камелевский хәзерге вакытта «Татар-информ»да оператор булып эшли.
Рафаэль Мәҗитов - « Казан егетләре» төркеменең администраторы.
– «Сәйяр»дән киткәннән соң, Рәшит Абдуллин белән очраштыгызмы?
Рөстәм Зарипов: Без һәрчак концертларда күрешә идек. Һәрвакыт бер-беребезне үзара хөрмәт иттек. Чөнки яшьлегебез бергә үткән. Юлларыбыз аерылды дип, дуслыкны болай гына өзү дөрес булмас иде. «Сәйяр» таркалганнан соң Рәшит вокал белән шөгыльләнә башлады. Аның искиткеч баритон тембрлы тавышы бар иде. Концертларда Европа композиторлары Россини, Доницетти, Верди һәм рус композиторлары Глинка, Чайковский, Рахманинов операларыннан арияләр, романслар, халык җырлары башкарды. «Скрипка һәм оркестр өчен концерт» (1981), «Кыллы оркестр өчен музыка» (1983), Нәкый Исәнбәт әкияте буенча балалар өчен «Мырау Батыр» мюзиклы (1990) һәм 200ләп популяр эстрада җырлары авторы, җырларның күбесен Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев белән иҗат итте.
Рөстәм Җәләй: «Сәйяр» тагын җыелды: УНИКС концертлар залында без ансамбльнең 30 еллыгын билгеләп үттек. Шуннан соң, Композиторлар берлегенә киттек.
Рәшит немец телендә Франц Шубертның »Прекрасная мельничиха» вокаль циклын тәкъдим итте. Шунда бер немец пасторын (протестант рухание) чакырган. «Сезнең немец телегез яхшы», - дип, пастор аны бик тә мактады. Бу әсәрне тулаем немец телендә ятлап, башкарып чыгуны каһарманлыкка тиңләр идем. Бу чыгышы аны бөтенләй яңа югарылыкка күтәрде.
Шулчак Рәшит миңа: «Рөстәм, мин дөньяда иң югары хезмәт хакы алган бас булачакмын. Менә күрерсең, Карнеги-холлда (Нью-Йорктагы концерт залы, дөньяда иң танылган зал булып санала – авт.) концерт куячакмын әле!» – дигән иде. Менә шундый бөек хыяллар белән янды ул.
Рөстәм Зарипов: Шуннан соң Рәшит көтмәгәндә йомылды. Озак та үтми, 2004 елның февралендә аның үлеме турында хәбәр килеп иреште. Ул мизгел эчендә вафат булган.
Рөстәм Җәләй: 52 яшьтә... Бик фаҗигале үлем.
– Рәшит Абдуллинны тиешле дәрәҗәдә бәяләделәр дип әйтә аласызмы?
Рөстәм Зарипов: Юк дип уйлыйм. Рәшит Абдуллинда сирәк кешедә генә була торган талант бар иде. Хәзер инде аның җырлары, аның язмасындагы әсәрләр калды. Якын дустыбызны сагынабыз.
Рөстәм Җәләй: Исән булса, Рәшит Абдуллин Татарстанда бөтен дөнья танырлык «Хор Турецкого» кебек коллектив оештыра алыр иде. Язмаган…