Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сайядие – балыклы пылау рецепты

news_top_970_100
Сайядие – балыклы пылау рецепты
Фото: Freepik.com

Пылау һәм балык яратучыларга балыклы пылау – сайядие рецепты тәкъдим итәбез. Мондый пылауны гарәп илләрендә пешерәләр, дип яза «Атна вакыйгалары» газетасы.

Пылау өчен кирәк: 500 г чамасы балык ите, 1 суган, 2 стакан дөге (озын бөртекле), тоз, борыч һәм тәмләткечләр (әнис, куркума яки балык өчен әзер тәмләткеч), лимон, 200 г көнбагыш мае, 4 стакан су.

Пылауга сөяк-кылчыклары бик күп булмаган диңгез балыгын сайлыйлар. Сөяктән арындырылган балык итен турарга, шуңа тоз, борыч, тәмләткечләр, лимонның согын һәм кыргычта кырылган кабыгын салып 1-2 сәгать тотарга кирәк. Шуннан соң, пешкәндә таралып китмәсен өчен, көнбагыш маенда бераз кыздырып алырга.

Туралган суганны, тәмләткечләр өстәп, казанда кыздырырга, аннары дөге салып бутарга. 1-2 минут кыздыргач, дөгенең яртысын бүлеп алырга. Казанда калган дөге өстенә кыздырылган балык кисәкләрен тезәргә. Азактан балыкны калган дөге белән капларга һәм су салырга кирәк.

Дөге өстендәге су беткәнче көчле утта тотарга, аннары казанны каплап, талгын утта пешереп бетерергә.

Табынга чыгарганда пылау изелмәсен өчен, казанны зур савытка әйләндереп каплап бушатырга тәкъдим ителә. Өстенә кыздырылган эрбет, кешью яки бадәм чикләвеге сибәләр.

Сайядие пылавын креветка белән дә пешерергә мөмкин. Шулай ук балыкны бөтен килеш тә (ягъни филе түгел) кулланырга була. Мәсәлән, әгәр кул астында балык филесы юк икән, балыкның эчен чистартырга һәм шул килеш көнбагыш маенда кыздырырга кирәк. Шуннан соң балык итен сөякләрдән арындырырга һәм казанга дөге арасына тезәргә. Ә башын, койрыгын, сөякләрен аерым савытта, 2-3 стакан су салып, 15 минут пешереп алырга да, шулпаны сөзеп, гадәти су урынына пылауга салырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100