news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Шайтанның өч төенен» чишү өчен киңәш

news_top

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында шайтанның өч төене турында аңлатты.

«Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Сездән берәрегез йокыга талгач, шайтан аның баш артына 3 төен бәйли һәм һәр төенгә сугып алып: «Синең төнең озын. Йокла!» – дип әйтә.

Әгәр бу кеше төнлә уянып Аллаһны искә алса, төеннең берсе чишелә.

Әгәр ул тәһарәт алса – икенчесе.

Ә инде намаз укыса, барлык төеннәр дә чишелеп бетә, һәм кеше йокысыннан көр халәттә, күтәренке рухта уяна.

Әгәр ул боларның берсен дә эшләмәсә, йокысыннан кәефсез халәттә тора һәм аны ялкаулык баса», – ди хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар