Һәр мөселман шайтанны куркыта һәм үзеннән читләштерә ала. Моның өчен берничә гамәл кылырга була. Болар турында «Хозур» телеграм-каналында хәбәр ителә.
Коръәни Кәримдә болай диелгән:
«Әгәр сиңа шайтаннан бер вәсвәсә килсә, (аннан котылыр өчен), син Аллаһка сыен. Һичшиксез, Ул – (һәрнәрсәне) Ишетүче, (һәрнәрсәне) Белүче».
«Әл-Әгъраф / Киртәләр» сүрәсе, 200 нче аять
Димәк, шайтаннан Аллаһыга сыену сүзләрен әйтергә кирәк:
«Әгүзү билләхи минәш-шәйтаннир-раҗим» сүзләрен әйтегез. «Ләгънәт кылынган шайтаннан Аллаһыга сыенам».
Коръән уку, ураза тоту, харамнан тыелу, фарызларны үтәү шайтанны читләштерә. Намазга баскан мөэминне күргәч, шайтан калтырый башлый. Ә ураза тотучы мөселман янындагы шайтаннар ифтар сәгатенә кадәр бәйгә куела.
Шайтан Коръән укылган урында тора алмый.
Шайтан Аллаһыга иман китергән һәм бер Аллаһыга гына ышанып тапшырган кеше янәшәсендә тора алмый.
Шайтан «разый булу»ны кичерми. Мөселман ихластан кәнагатьлек хисе кичерсә, булганына ихластан шөкер итсә, шайтан якын килә алмый.
Сәдака бирү, мохтаҗларга ярдәм итү, киң күңелле булу шайтанны юкка чыгара. Бер хәдистә «сәдака шайтанны икегә бүлә» дип тә әйтелгән.
Аллаһыны искә алу (зикер кылу) шайтаннан саклый, диелә хәбәрдә.