Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шайтан кешелеккә ни өчен кирәк?

Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин шайтаннарның тормышыбыздагы роле турында сөйли

news_top_970_100
Шайтан кешелеккә ни өчен кирәк?

– Аллаһы Тәгалә ни өчен шайтанны бар иткән? Шайтан булмаса, коткы-вәсвәсә булмас иде, кеше өчен сынау булмас иде. Ничек яхшыны яманнан аерырга?

Мин кайчакларда юлсыз җирләрдән дә шәп чабучы машиналар узышын карыйм. Анда «Нива», Уазик, Suzuki Jimny, Prado, Subaru – шундый машиналар. Ахырда нәтиҗә ясала: менә бу машина әйбәт, ватылмады, бөтен җиргә дә үтеп керде, барысыннан исән чыкты, финишка килеп җитте. Әгәр бу ярыш булмаса – ләмдә йөзү, кәлиядә йөрү белән сынау һәм башкасы – кайсы машина әйбәт икәнен без каян беләбез, ничек сыныйбыз? Чөнки автосалонда торганда, алар барысы да матур, балкып тора. Утырып, кабызып, кузгалып киткәнче, алар барысы да яхшы.

Ә кешенең әйбәтме-юкмы икәнен сынамый гына каян беләсең? Шайтан – ул сынау өчен корал. Кеше балчыктан яралган, шайтан – уттан. Балчыкны ут белән сынагач, ул түзсә, ахырда кирпеч барлыкка килә. Ягъни, ныклы, коелмый торган, файдалы әйбәт материал. Әгәр шайтан кеше янына килеп, кеше аның белән сынауны узса, ул чын кеше була һәм оҗмахка лаек була. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә шайтанны яхшыны яманнан аеру өчен калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100