Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шәйтан кан тамырларыннан йөри» – Уразаның беренче көнендә баш ник авырта?

news_top_970_100
«Шәйтан кан тамырларыннан йөри» – Уразаның беренче көнендә баш ник авырта?
Фото: © "Татар-информ"

«Хозур» нәшрият йортының «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең дин турында телеграм-каналында ураза тоту кагыйдәләре турында аңлатма бирәләр.

Уразаның беренче көнендә баш ник авырта?

Игътибар иткәнегез бардыр: беренче атнада ураза тоту авыррак тоела. Сәбәбе бик гади: кан тамырлары кысылмаган була, шәйтан кан тамырларыннан йөри, кешегә вәсвәсә кыла. Кан тамырлары кысылгач, шәйтанга да юл кысыла, тарая, кешегә дә ураза тоту җиңеләя.

Белүебезчә, ураза ае өчкә бүленә: беренче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәте; икенче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең гафу итүе, ярлыкавы; өченче ун көне – уттан котылу көннәре.

Боларны өмет итеп тырышучы кеше – «мөхсин», ягъни ихласлы кешедер. Әйе, Аллаһы Тәгаләнең ихлас колы шушы айда өч нигъмәтне алып калырга тырыша. Тырышмасак, ай тиз үтеп китәр, бу нигъмәтләр булмас.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100