Шәймиев Кремль янында печән чабарга рөхсәт иткән кешене таныткан журналист: «Ышанмадылар»
«Интертат» электрон газетасы татар журналистикасында үз эзен калдырган, тарихка кереп калган журналистлар белән таныштыруны дәвам итә. «Татар журналисты» сәхифәсендә кунакта – «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты, республикабызның танылган шәхесләре турында язган 60лап китап авторы – Габделбәр Ризванов.
«Каләмең бар бит, яз, яз әйдә!..»
– Кукмара районы Купка авылыннан мин. Купка – удмурт, мари авыллары белән бер тирәдә урнашкан, – дип, үзе белән таныштырды Габделбәр абый. Журналистика дөньясына ул үзе дә сизмәстән, 8нче сыйныфта укыганда аяк баса. Авыл халкы, мәҗбүриләп диярлек, яшүсмер егетнең мәкалә язуын сорый. Инде күп еллар үткән, күпме сулар аккан, бу хәлне Габделбәр абый елмаеп, сагыну хисе белән искә ала:
– Безнең авылда аерым хуҗалыкта яшәүче Хәлиулла абый бар иде. Колхозга кермәде, Совет властен кабул итмәде. Вәккас байның да төзеткән биналары хәтсез, шуларның берсе – мәктәп, соңрак авыл советы шунда урнашты.
Вәккас байның без яшәгән тирәдә коесы бар иде. Коены чистартучы булмады. Озак та тормый, җимерелә башлаган бу. Авыл советының да исе китми. «Байның коесы, үзе эшләсен», – дип кенә әйтәләр, ди. Югыйсә, халыкка хезмәт итәргә тиешле кое бит!
Шуннан, тирә-як халкы җыелды да: «Акчабыз юк, әмма коены рәткә китерергә кирәк иде!» – диеште. Кое янәшәсендә яшәүче Вазыйх абый: «Карале, бу хәлне берәр кеше газетага язсын иде», – диде. Минем 8нче сыйныфта укыган чак. Караштылар да, барысының да күзләре миңа текәлде: «Әнә, укучы малай бар, шул язып карасын башта», – дип, мине мәкалә язарга кыстадылар.
Авыл халкы газетаның ролен, аның әһәмиятен белә иде. Газетага яздыңмы, мәсьәлә уңай хәл ителә. Язган мәкаләмне абый-апаларга укып күрсәттем, алар бик ошатты, кулларын куйды. Аннан соң язмам район газетасында басылып чыкты. Алланың рәхмәте, озак та тормый, коены чистартырга алындылар. Матбугатның көче бар икән, дип гаҗәпләндем, шуннан соң авыл кешеләре турында яза башладым, «каләмең бар бит, әйдә, яз, яз» дип, кызыктыра башладылар. «Бәлки, миңа журналист булырга кирәктер?» – дигән фикер башыма керде. Минем язмаларны күреп, татар теле укытучысы мәктәптә яшь хәбәрчеләр түгәрәген дә оештырып җибәрде, – дип искә ала Габделбәр Ризванов.
«Элек кешегә игътибар, аңа үсәр өчен омтылыш бар иде»
Шулай, кемдер урау-урау юллар аша, язмышның ачы җилләрен татып, сынаулар үтә-үтә, әйләнгеч юллардан үз өлкәсен, үз юлын таба. Ә кемдер Габделбәр абый кебек үзеннән-үзе журналистика даирәсенә кереп китә, хәтта сизмичә дә кала: башка һөнәр юлыннан китү турында колагына да элми, күңел, җан таләбе белән мәкаләләр яза...
– Ул вакытта журналистика бүлегенә укырга керү өчен редакциядән рекомендация алу кирәк иде. Рекомендацияне Кукмара районы редакциясеннән бирделәр, – дип дәвам итте Габделбәр абый. – Шулай итеп, 1967 елда имтиханнарны татар телендә тапшырып, Казан университетына укырга кердем. Ислам Әхмәтҗанов, Хәлим Гайнуллин, Габделхак Шәмсетдинов белән бер төркемдә укыдык. Гази Кашшаф, Розалина Нуруллина, Мостафа Ногман һ.б. укытты. Безнең гамәли эшләребезне карап, тикшереп, бәя бирә иделәр. 2 ел рәттән Кукмарада практика үттем. Өченче курста «Социалистик Татарстан» (хәзер «Ватаным Татарстан») газетасында практика үтәргә насыйп булды. Бәхеткә, газетаның баш мөхәррире Шәмси Хамматов безнең төркемдә «Интернационализм» темасына лекция укыды. Безне лекциядән соң да калдырып, «безгә татарча яза белә торган яшьләр кирәк» дигән сүзләр белән үсендереп, язарга үгетли иде.
Газетада басылган материалларны туплап, диплом эшен яздым. Җитәкчем Флорид Әгъзамовның тәкъдиме белән, университетны тәмамлаганчы, 1972 елның 12 мартында «Социалистик Татарстан»да эшкә алдылар. Газетаның чыга башлавы да нәкъ 12 мартта булган. Шуңа да бу дата минем өчен әһәмиятле. Шулай итеп, студент елларыннан ук, бүгенгәчә «Социалистик Татарстан»да эшлим. 52нче ел китте инде.
– Бер урында – 52 ел... Эш урынын 5 ел саен алмаштырып торырга кирәк, диюче психологларга шәп мисал инде бу!
– 2 елга гына эшемнән аерылып тордым. Ул вакытта эшчеләрне Ленинградка партия мәктәбенә укырга җибәрү гадәте бар иде. Ул – үзе бер тарих! Тәрбия дә, белем дә алдык шунда. Безне Эстония, Финляндиягә алып бардылар, дөнья күрдек. Стипендия дә түләделәр. Редакциядә эшләгәндә 90 сум түләсәләр, партия мәктәбендә 130 сум түләделәр.
Мактанып әйтмим, элек кешегә игътибар, аңа үсәр өчен омтылыш бар иде. Ел саен йә 1, йә 2 бүлмәле фатир бирә иделәр, миңа да эләкте (елмая). Эшли башлаганнан соң 3 ай узгач, Казан үзәгеннән бөтен шартлары булган 14 квадрат метрлы фатир бирделәр. Өйләнмәгән идем әле. Ул заманда бөтен кешегә фатир эләкте.
Редакциябез Бауман урамындагы Матбугат йортында иде. Үткән-барган җитәкчеләр, гади кешеләр кереп чыга. Аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов һәрдаим безнең редакциядә иде. Дөньякүләм мәгълүм шахматчы Рәшит Нәҗметдинов безнең белән кичен шахмат уйнарга килә иде…
– Күңелле яшәгәнсез!
– Бик! Зилә, ул заманнарны яшьләр аңлап та бетермәскә мөмкин. Безнең күңелгә бер матур төш булып кереп калган кебек, сезнең дә яшьлегегез якты, матур булып хәтерегездә калсын иде. Әмма дә ләкин тормыш бик авыр. Карт кеше инде бу, аңа шулай тоеладыр, диярләр... Кабатланып әйтәм: элек кешегә, матбугатка игътибар бик көчле иде.
Мин эшли башлаганда, «Социалистик Татарстан»ның тиражы 300 меңгә якын иде. Арча районында гына да газетаны 5 мең кеше, Россиядә читтә яшәүчеләр 7-8 мең яздырта иде. Бер гаиләгә 2 данә язылучылар булды. Матбугат – дүртенче хакимият, дигән сүз юктан гына түгел. Районга кайткач та, беренче секретарь эш урынында булса, шунда ук кабул итә иде. «Казаннан килгән кеше!» – дип, үзләре кабинетларыннан чыгып, сине алып кереп китәләр! Шулай, бик күп кеше белән дуслаштык та.
Мин ул елларны гел сагынып искә алам. Авыл хуҗалыгы бүлегендә эшли башладым, анда районнарга чыгып китәсең, кимендә 3 көн үтә. Бер көн барасың, икенче көнне эшлисең, өченче көнне кайтасың. Колхоз рәисләре, сыер савучылар, механизаторлар исеменнән материаллар язу да гадәткә кергән иде. Материалны әзерләп, укытып, кул куйдырып кайтып китә идек.
«Безнең заманда бик талантлы журналистлар хәмер аркасында китеп барды»
– Кеше бер урында гына эшли алмый, үсәргә тиеш, диләр бит. Бер урында гына эшләү туйдырмадымы?
– Бер эшкә кереп китсәң, үз урыныңны тапсаң, нечкәлекләрен өйрәнсәң, бер урында эшләү – бәхет ул. Туган ягым Кукмарада итек басалар, шәл бәйлиләр, савыт-саба чыгаралар һ.б. Мин итек басарга да, шәл бәйләргә дә өйрәнмәдем, мәкалә язарга өйрәндем!
Ул заманда хәмер белән мавыгу күп иде. Редакциягә дә кунаклар килеп-китеп тора, колхоз рәисләре дә журналистларны да «сыйларга» атлыгып тора. Мин ул мәсьәләгә бөтенләй якын килмәдем, хәмергә хәвәслегем булмады. Журналистика өлкәсендә озак эшләвемдә шул да роль уйнагандыр, дим. Безнең заманда, ни кызганыч, бик талантлы журналистлар хәмер аркасында китеп барды.
– Журналистикадан күңел кайткан чак бер дә булмадымыни?
– Юк. Башка өлкәдә кешенең ничек эшләгәнен күрәсең бит. Журналистикага тугры булдым, китәсем килмәде. Аннан, ә кайсы җирдә сине көтеп торалар, ди?
Авыл хуҗалыгы бүлегендә эшләп, үземне күрсәткәч, китаплар язарга заказ бирә башладылар. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче алдынгылар, социалистик хезмәт геройлары исеменнән, «Кешене хезмәт бизи» рубрикасында 15ләп китабым дөнья күрде.
– Авыл хуҗалыгы бүлегендә, аерым-аерым геройлардан бигрәк, төрле мәсьәләләрне дә хәл иткәнсездер.
– Партия өлкә комитетының бүлек мөдире, инструкторлар белән элемтәдә булдык. Шулкадәр күп йөреп, теге яки бу хуҗалык эшчәнлеген энәсеннән җебенә кадәр белә идек. Ул заманда технология мәсьәләсе алдынгы булмады.
Газетада «Тәнкыйтьтән соң» дигән рубрика бар иде. Тәнкыйть булдымы, җитәкчеләр 1 атна эчендә редакциягә җавап бирә. Тәнкыйтькә нык игътибар бирәләр иде. Обкомның газета, халык белән элемтәсе көчле булды. Хатларны пачкалап-пачкалап ала идек, аны хәзер күз алдына китереп булмый. Һәрберсе кулдан язылган. Газетада эшләп үземә канәгатьләнү алдым мин, – ди Габделбәр абый.
«Хәйрияче Әсгат Галимҗанов турындагы язмага халык ышанмады, андый кеше була алмый, диделәр»
Газета редакциясендә эшләп, танылган хәйрияче Әсгат Галимҗанов белән дә таныша ул. Сүз уңаеннан, Әсгат абыйдан беренче интервьюны да Габделбәр абый ала. Аны халыкка матбугат битләре аша танытуга өлеш кертә. Габделбәр Ризванов хәйрияче белән танышу тарихын сөйләп үтте.
– Кольцода «Заря» дигән кондитер фабрикасы бар иде. Хатыным Асия шунда хисапчы булып эшләде. Әсгат абый Казандагы 4 кибет белән килешү төзеп, «Заря»ның продукциясен алып, атына утырып, продуктларны илтеп йөрде. Уйлап кара, җигүле атка утырган абзый Казан урамнары буйлап ашамлык таратып йөри! 2 кибет – Бауман урамында, калганнары – хәзерге Мәскәү, Нариман урамнарында...
Продукцияне алганнан соң, кул куйдырырга бухгалтериягә янына кергән бу. Кесәсендә кәгазьләре күп булган, күрәсең, идәнгә төшеп калган. Әсгат абый чыгып киткән, Асия идәндә яткан кәгазьләрне күреп алган. Күтәреп караса, Әсгат абыйның балалар йортларына күчергән акча кәгазьләре булып чыккан. Бухгалтер хатыннар моны күреп: «Сөйләме дә юк, өс-киеме дә мактанырлык түгел, ничек шулкадәр акча күчерергә мөмкин?» – дип, хәйран калганнар.
Хатын кайтып сөйләгәч, «Без аның турында газетага языйк! – дидем. Ризалыгын алып, Әсгат абыйның өенә киттек. Матур гына әңгәмә булды ул, «Социалистик Татарстан»да басылып та чыкты.
Әмма язмага кеше ышанмады. «Андый кеше була алмый бит инде!» – дип, үземә дә әйттеләр, хатлар яздылар. Үзе дә хәерчелектә яши, балаларга булышып йөри, һич аңларлык түгел.
Казанда Япеев урамында балалар йорты бар иде, эшләгән акчасын шунда күчерә икән. Колхоз базарында төнлә дежур торып, яшелчә, ит калдыкларын җыеп, терлекне симерткән. Шуннан кергән акчасын күчерә барган. «Мин – Колхоз базарында «төнге» директор!» – дип, үзе дә горурланып әйтә иде.
Әсгат абый – гаҗәп кеше! Журналист буларак, аны тарихта калдырасы килде. Бәхеткә, Әсгат абыйның игелеген Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев күтәреп алды.
Әсгат абый Кремль тирәсендәге печәнне чабып, терлекләренә алып кайтып ашата икән. Минтимер Шәрипович Әсгат абыйның печән чапканын күреп, кем икәнен, нинди максат белән йөргәнлеген ачыкларга кушкан. Әсгат Галимҗановның яшәү рәвешен белгәч, шаккаткан. «Печәнне чапсын, алып кайтсын, аңа булышырга кирәк», – дигән. Балалар йортларына Әсгат ага 80ләп УАЗик бүләк итте.
Аңа ярдәм сорап, бик күп мөрәҗәгать итүчеләр булды. Әсгат абый бары бер максат куйган иде – ятим, караучысыз балаларга ярдәм итәргә, һәм соңгы көненә кадәр бары тик ятим балаларга ярдәм итте. Соңгы көненә кадәр аның белән элемтә өзелмәде.
«Изге җан», «лучший из нас» – Минтимер Шәймиевның Әсгат абый турында әйткән сүзләре. Әсгат абый гармунда да уйный белә икән, ул хакта соңрак кына белеп алдык. Базардан Әсгат абыйга баян алдык, тик баянның рәте юк. Композитор Ифрат Хисамов баянны рәтләп бирде. Төзәтелгән баянга кушылып, Мирсәет Сөнгатуллин халык җырларын җырлады әле.
Мәрхүм җырчы Таһир Якуповны беләсеңдер. Ул колхоз базарында көнбагыш сатты. Таһир Якуповны да Әсгат абый янына алып кермәкче идем, җае чыкмады. Бәлки, җырлый алмам, дип тә курыккандыр. Шулай да, Әсгат абый Таһир Якуповка үзенчә булышты: базарда сатарга уңайлы булсын дип, урыннар алып куя иде.
Салават Фәтхетдинов исә үзенең концертларына Әсгат абыйны сезонның беренче һәм соңгы көнендәге тамашага чакыра иде. Чөнки концертның беренче көне – репетиция рәвешендәрәк, соңгы көнендә тамаша формалашып бетә. Салават Әсгат абыйны 7нче рәткә утырта. Кунаклар өчен әзерләнгән чәй өстәленә Әсгат абыйны чакыра. Кунаклар исә, Әсгат абыйны күреп, Салават турында да, үзләре турында да ләм-мим, сүзләре – бары тик Әсгат Галимҗанов турында.
«Татарга Салават кирәк» дип исемләнгән 8 китап нәшер ителде. «Салават сүзе» газетасы чыгып торды.
– Салават абый чыгышларында журналистларны өнәп бетермәвен әйткәне бар. Ничек Сез аның ышанычлы кешесе була алдыгыз соң?
– Кешесенә карап инде ул! (көлә) Айлар Галимов, Мирсәет Сөнгатуллин һ.б. артистларның буклетларын эшләгән идем. Бу буклетларны Салават та күреп алган. Мине үзенә чакырды. Дуслашып киттек.
Шуннан Салаватка мөнәсәбәтле китапны 5-6 ел чыгармыйча торган идек. Быел – 35нче сезон, 9нчы китап әзерләнә.
«Шәхесләребезнең фикере журналистны баета, дөньяга карашны үзгәртә»
– Журналист кешегә җитәкчеләр белән шәхси танышлык ни дәрәҗәдә кирәк? Нинди роль уйный ул?
– Җитәкчеләр нәрсәнең нәрсә икәнлеген төшендерә. Мәсәлән, мин Фатыйх Сибагатуллинның 3-4 китабын эшләдем. Аның фикере минем журналистика эшчәнлегендә зур роль уйнады. Өенә чәй эчәргә дә чакыра иде. Ул тәнкыйди рухта түгел, үзенең тәҗрибәсеннән чыгып фикерләр әйтә иде.
Шәхесләребезнең фикерләре бик кирәк. Алар журналистны баета һәм дөньяга карашны үзгәртә. Тормышны бер яктан гына белеп бетереп булмый, алар тормыш эчендә кайнагач, нечкәлекләрне төгәл белә.
Шул ук Салават та кешене анализлый белә. Райком секретарьләре белән дә танышлык кирәк булды, алар – республикада зур дәрәҗә казанган кешеләр, сүзләре үтә, җитәкчеләр дә аларны искә ала.
– Танышу гына түгел, эшли белүеңне дә дәлилләргә кирәк бит әле.
– Эш белән дәлилләнәдер инде ул. Тиктомалдан гына бер генә китап чыгарып туктап калмадык, икенче, өченче, бишенче китапларны чыгарырга ышандылар.
Китап әзерләү – журналист өчен дә шул ук эш инде ул. Теге яки бу шәхес тарихка кереп калсын, дигән максаттан алындым. Газеталарны туплап барып, тарихта калдырып булмый бит.
Мәкаләдә бер генә тема күтәрелергә мөмкин, ә китапта кешенең бөтен тормышы яктыртыла. Әле күптән түгел генә Әсгат абый Галимҗанов турында китап дөнья күрде, шуңа бик тә күңелем булды.
«Журналистиканың ханымнар кулына калуы – журналистика түбән тәгәри, дигән сүз түгел»
– Габделбәр абый, әле дә «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясендә эшлисезме?
– Байтактан бирле газетада «Һич онытасым юк» дигән рубрика алып барам. Һәр кешенең исендә калган һич онытылмас вакыйга була. Шуларны барлап, төрле авторлар истәлекләрен язып җибәрә. Язмаларны туплап, «Ватаным Татарстан» газетасының юбилеена «Һич онытасым юк» дип исемләнгән китап та нәшер ителде. Хәзер хатлар бөтенләй килми, дус-ишләремә, танышларыма «яз инде, яз инде» дип мөрәҗәгать итәргә туры килә. Шулай да, бу рубрика кирәк, дип уйлыйм.
– Редакциядә эшләгәч, вазгыятьне күрәсез, беләсездер инде: яшьләр эшләргә киләме? Бүгенге татар журналистикасының халәте турында сөйләшик әле.
– Үзебезнең газета редакциясе эшчәнлегеннән чыгып әйтәм, яшьләребез бик өметле. Барысына да сокланып карыйм. Хәзер безнең коллективның кимендә 90 проценты – ханымнар, туташлар. Без эшли башлаган чорда редакциядә 2-3 кенә хатын-кыз журналист иде. Ханымнар, туташлар газетага җылылык бирә, бу – язу стилендә дә ачык чагыла.
Башка газеталарны да укып барам, күрәм: аларда да ханымнар күпчелекне тәшкил итә, ләкин бу – һич кенә дә журналистика түбән тәгәри, дигән сүз түгел!
Басма матбугатның ишәюе дә мине сөендерә генә. Интернет газеталарны да караштыргалыйм. Әмма минем өчен кулга тотып уку отышлырак.
«Халыкка якын булырга, аның фикерен ишетә белергә кирәк»
– Кызыгыз Ләйсән Хаҗиева милли киемнәр тегә – модельер. Ни өчен журналист булмады? Яки сез «журналист булма» дигән таләп куйдыгызмы?
– Ләйсән дә – синең кебек үк Казанда туып үскән кыз, рус мәктәбендә белем алды. Хатыным да тегү эшенә бик хирыс. Көтмәгәндә дип әйтик, Ләйсән милли киемнәр тегә башлады. Без аны туктатмадык, мөмкин булган кадәр булыштык. Соңгы вакытта Алсу Әбелханова, Фирдүс Тямаев өчен сәхнә киемнәре текте. Модельер буларак, кинолар төшерүдә дә актив катнаша. Кызым милли киемнәрне күтәреп чыгарга, популярлаштырырга кирәклеген аңлады. Аның шушы өлкәне сайлавына шатбыз. Үзенең стиле бар, үсеш кичерә. Бер карасаң, ул да, журналист кебек, милләткә хезмәт итә. Журналистика милләткә хезмәт итүнең бер алымы булса, милли киемнәр тегү – шулай ук, отышлы алым.
Ләйсәнне телевидениегә чыгыш ясарга да чакыралар, чөнки сөйләме матур, татарча! Өйдә без гел үзебезчә – татарча гына сөйләшәбез. Ләйсән – горурлыгыбыз! Ул Казан халык промыселлары техникумында яшьләрне осталык серләренә дә төшендерә.
2 оныгыбыз бар. Алар инглиз теленә басым ясалган мәктәптә укыды, татарча бик матур сөйләшәләр. Безгә беркайчан да русча сүз әйткәннәре юк. Оныгыбыз Әдилә юрист булып эшли, гел «5»ле билгеләренә укыды. Чыңгыз 11нче сыйныфны тәмамлый. Теләге – финансист булу.
– Яшь журналистларга фикер-тәкъдимнәрегез, әйтәсе сүзегезне ишетәсе килә.
– Халыкка якын булырга, аның фикерен ишетә белергә кирәк. Безне халык күтәрә, кеше итә. Шуның өчен халкыбызга тугры булып хезмәт итәргә тиешбез. Халкыбыз белән горурланырга, аның игелекле хезмәтләрен матбугат битләрендә, радио-телевидениедә лаеклы итеп яктыртырга бурычлыбыз. Мактанып әйтә алам: безнең буын журналистлары бу яктан үрнәк булды һәм үрнәк булачак та. Безнең яшьләр дә өлкән буын журналистларыннан үрнәк алып, халкыбызга хезмәт итсен иде.
- Габделбәр Газиз улы Ризванов – 1949 елның 5 ноябрендә Кукмара районы Купка авылында туган. 1967-1972 елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый. 1972 елдан «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында журналист булып эшли башлый. Фатыйх Сибагатуллин, Фәйзи Галиев, Гөлбикә Кәримова, Фәхразый Кәримов, Илсур Хөснетдинов, Софья Гобәйдуллина, Шәрифулла Сәгъдуллин, Миннәхмәт Кашапов, Рим Зарипов, Гаян Әхмәтшин, Харис Галиуллин, Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Атлас Булатов, Кыям Абрамов, Зөһрә Шәрифуллина, Рөстәм Вәлиев, Мирсәет Сөнгатуллин, Әсгат Галимҗанов һ.б. билгеле шәхесләр турындагы китапларның төзүчесе, мөхәррире. 60лап китап авторы. Кызы Ләйсән Хаҗиева – милли киемнәр тегүче, модельер.
- Габделбәр Ризванов – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның «Бәллүр каләм – Хрустальное перо» бәйгесенең Гран-при иясе (2018 ел).