Шәймиев һәм Россия: Татарстанның беренче Президентының иң мөһим биш казанышы
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2027 елны Минтимер Шәймиев елы дип игълан итте. Шул рәвешле аның республика үсешенә һәм милләтара татулыкны саклауга керткән өлеше билгеләп үтелде. Димәк, әлеге шәхеснең бөеклеген, аның Россиянең яңа тарихына керткән өлешен барлауга сәбәп тә бар.
Россиянең заманча федерализмына нигез салучы
1990 еллар башында, «суверенитетлар парады» һәм Россия Федерациясенә таркалу куркынычы янаган чорда, Минтимер Шәймиев уникаль позиция ала – радикаль сепаратизм һәм федераль үзәккә сукырларча буйсыну урынына конструктив диалог юлын тәкъдим итә.
Әлеге позициянең яңалыгы Россиянең бөтенлегенә кул төшермичә, көчле төбәк мөстәкыйльлеген саклап калган компромисс табуда чагылды. Уйланылган-үлчәнгән стратегиянең нәтиҗәсе буларак 1994 елның 15 февралендә Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында шартнамә имзалана.
Нәкъ шушы тыныч дипломатия юлы, барлык якларны да канәгатьләндерә торган компромиссларга нигезләнгән сөйләшүләр федераль үзәк һәм төбәкләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең прецедент моделен формалаштырырга мөмкинлек бирде, дияргә була. Ул вакытта барлык төбәкләр дә Казанның Мәскәү белән дипломатиясенә карады, һәм мондый хезмәттәшлек нәтиҗәсе алар өчен өлге булды.
Россиянең таркалуы яки инде ким дигәндә аның көчсез, аморф үзәкле ниндидер конфедерациягә әйләнү куркынычы шул рәвешле булдырылмый кала.
Димәк, Минтимер Шәймиевне Россиянең заманча федерализмы архитекторы һәм илнең бөтенлеген саклап калуда иң актив катнашкан сәясәтче дип санарга тулы җирлек бар.
Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»
Россиядә тынычлык урнаштыручы
Федераль дәрәҗәдә Шәймиев зирәк һәм акыллы арбитр буларак какшамас абруй казана. Кремль һәм төбәкләр арасындагы кырыс каршылык, шулай ук Чечнядагы хәрби-сәяси кризис шартларында, Татарстан лидеры тынычлык инициативалары белән даими чыгыш ясый.
Мәсәлән, 1996 ел башында Минтимер Шәймиев Чечнядагы хәлләрне тыныч юл белән җайга салуның җентекле планын тәкъдим итә. Ул ашыгыч рәвештә хәрби гамәлләрне туктатырга, Мәскәү һәм чечен җитәкчелеге арасында турыдан-туры сөйләшүләр башларга (шул ук вакытта Шәймиев үзе арадашчы булырга әзер икәнен белдерә) һәм төбәктә этаплап демилитаризация уздырырга тәкъдим итә.
Шул ук вакытта Татарстан җитәкчелеге Россия хәрбиләрен чечен әсирлегеннән азат итәргә һәм гуманитар коридорлар оештырырга, ярдәм илтергә булыша. Татарстан Россия республикалары һәм төбәкләре башлыкларының 1995 елның гыйнварында Чебоксарда кабул ителгән коммюникесын актив хуплый, анда «туганнар сугышын» туктату таләбе дә була.
«Татарстан моделен» булдыручы
Минтимер Шәймиевнең федераль дәрәҗәдә тынычлык урнаштыручы булуы юкка гына түгел – аның җитәкчелегендә Татарстанда милләтара һәм динара дуслык һәм тынычлыкның уникаль концепциясе гамәлгә ашырыла. Соңрак ул «Татарстан моделе» дигән атама да ала.
Шунысы кызыклы, әлеге атама республикада да, хәтта, Россиядә дә уйлап табылмый – ул Гарвард университеты каршындагы Джон Ф. Кеннеди исемендәге Дәүләт идарәсе институтында күмәк рәвештә барлыкка килә. 1994 елның октябрендә Шәймиев Гарвард университетында була һәм анда дини һәм этник конфликтларны җайга салуга багышланган халыкара форумда чыгыш ясый. Американың сәяси аналитиклары һәм югары уку йорты экспертлары республикада төрле диннәрнең дус-тату яшәү тәҗрибәсен, Казан һәм Мәскәү арасындагы вәкаләтләрне чикләү турында компромисслы шартнамә имзалауны өйрәнеп, үз тикшеренүләрендә әлеге прецедентны терки һәм әйләнешкә «Татарстан моделе» дигән термин кертеп җибәрә.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Шәймиев булдырган әлеге модельнең асылы нидә соң? Беренче чиратта, бу – милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр гармониясе. Аның нигезендә халыкларның тигез хокуклы булуы, мәдәниятләр диалогы һәм традицион дини институтларны хуплау ята. 170тән артык милләт вәкиле яши торган, ә татарлар һәм руслар ике төп халык төркеме булган Татарстан өчен мондый гармония һәм баланс бердәнбер дөрес карар булып тора.
Үз вакытында Американың Советлар Союзы буенча бер эксперты иртәме-соңмы Татарстанда котылгысыз рәвештә бик кискен этноконфессиональ бәрелеш булачак, дип фаразлый. Татарлар һәм руслар, мөселманнар һәм православлар, катлаулы тарих, төрле стереотиплар һәм мәнфәгатьләр... Татарстан җитәкчелеге тырышлыгы ярдәмендә ахыр чиктә республикадагы барлык милләтләрне һәм конфессияләрне татулаштырган, берләштергән баланс табуга ирешә. Хакимиятләр төбәктәге барлык халыкларга системалы дәрәҗәдә җитди ярдәм итә. Республикада Татарстан халыклары ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты эшли, шулай ук монда яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен һәм милли үзенчәлекләрен саклау буенча дәүләт программалары гамәлдә.
Алай гына түгел, нәкъ менә Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән милләтара һәм конфессияара тынычлык төбәкнең тотрыклылыгы һәм үсеше өчен база шартына әверелә. «Татарстан моделе», Россиядәге бөтен төбәкләр өчен генә үрнәк булып калмыйча, дөнья сәясәтчеләре тарафыннан да җентекле өйрәнелә. Әйтик, АКШ дәүләт сәркатибе Хиллари Клинтон нәкъ шушы максат белән 2009 елның 14 октябрендә Казанга килә.
Ул вакытта Reuters агентлыгы Клинтонның Шәймиевкә әйткән сүзләрен чыгара.
«Мин сезне христиан һәм ислам дөньялары арасында күпер үрнәге буларак ислам дөньясы, Европа, шулай ук башка төбәкләр өчен башкарган эшләрегез өчен бәялим», – дип әйтә ул вакытта Клинтон.
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Көнчыгыш белән якынаю идеологы һәм архитекторы
Клинтонның Шәймиевне комплиментларга күмүе юкка гына түгел. Нәкъ менә Минтимер Шәрипович Россия Федерациясенең мөселман илләре белән якынаюының иң төп идеологларының һәм архитекторларының берсе булып санала. Әлеге якынаю хәзерге вакытта гадәттән тыш кирәкле булып чыкты. Шәймиев Татарстанны «көнчыгыш капка» һәм Кремль белән ислам дөньясы мәркәзләре арасында табигый бәйләүче звено буларак таныта алды. Аның дипломатик таланты һәм Татарстанның абруе уникаль сөйләшүләр мәйданчыгына әверелде. Шул рәвешле Россия һәм ислам дөньясының озак вакытлы геосәяси һәм икътисади хезмәттәшлегенә ныклы нигез салына.
Нәкъ менә Шәймиев һәм аның командасының (аерым алганда, тышкы сәяси киңәшче Тимур Акулов) актив катнашында 2005 елда Ислам хезмәттәшлеге оешмасында (ОИС, ул вакытта – ОИК) Россия күзәтүче статусы ала. Бу вакыйга Мәскәүнең Якын Көнчыгыш һәм Азия белән мөнәсәбәтләре характерын мәңгелеккә үзгәртә.
Россияне мөселман илләре белән якынайту буенча Шәймиевнең иң төп казанышы – 2006 елда «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме булдыру. Россия сәясәтендәге ике монументаль шәхес – күренекле дипломат һәм көнчыгыш белгече Евгений Примаков һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бу төркемнең рәистәше була. Төркем иҗтимагый дипломатия һәм «йомшак көч» коралы буларак оештырыла. 2014 елдан Россия Президенты Владимир Путин карары буенча аны Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Шушы еллар дәвамында дәүләтләр һәм хакимиятләр, халыкара оешмалар, эшлекле һәм дини берләшмәләр җитәкчеләре белән элемтәләрнең киң даирәсе булдырылды. Россия өчен «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме мөселман илләре белән багланышларның гаять кирәкле һәм база каналына әйләнде.
Минтимер Шәймиев керткән бәяләп бетергесез тагын бер өлеш – исламофобия белән көрәш. Ул Россиядә һәм чит илләрдә исламның гомумроссия тәңгәллегендә аерылгысыз, төп өлеше булуын һәрвакыт эзлекле һәм ачык раслап килде. Россиядә исламның радикальлек түгел, ә толерантлык һәм православие белән тыныч яшәүнең күпгасырлык тәҗрибә булуын аңлатты. Аның бу карашы Көнчыгыш дин әһелләренә Россиянең партнер гына түгел, ә мөселман дәүләтләре кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрен һәм суверенлыгын ихлас хөрмәт итә торган цивилизация булуын күрсәтте.
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Хәтта республика җитәкчелегеннән китеп, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе булып калгач та, Минтимер Шәймиев ислам дөньясы белән багланышларны ныгытуын дәвам итә. Ул җитәкләгән «Яңарыш» фонды тормышка ашырган борынгы Болгарны торгызу һәм Болгар ислам академиясе оештыру проектлары халыкара дәрәҗәдә дә, ЮНЕСКО линиясе буенча да танылу алды.
«Бердәм Россия» партиясенә нигез салучыларның берсе
«Бердәм Россия» партиясе 1990 еллардагы сәяси тотрыксызлык, төбәкләр һәм федераль үзәк үзара хезмәттәшлегенең яңа моделен эзләгән чорда формалашты. Бу ил тарихында сәяси система бизгәк тоткандай какшаган катлаулы чор булды.
1999 ел башында илдәге кайбер төбәк җитәкчеләренең эчке сәяси вәзгыять белән борчылуы иң югары чиккә җитте. Дәүләт Думасына сайлаулар якынлашты, һәм яңа чакырылыш Президент хакимияте һәм парламентта өстенлек итүче коммунистик фракция депутатлары арасында булган конфронтацияне саклап калу гына түгел, ә бу катлаулы үзара мөнәсәбәтләрне сизелерлек начарайтырга мөмкин дигән куркыныч туды. Бу исә, ахыр чиктә илдә сәяси хаоска китерергә мөмкин иде.
Илнең киләчәк язмышы өчен җаваплылык тойгысы, Татарстан Президентын «Бөтен Россия» («Вся Россия») Россия сәяси хәрәкәтенә нигез салырга этәрә. 1999 елның апрелендә «демократик федерализм» идеологиясе белән төбәк президентлары һәм губернаторлары блогы булдырыла. Төбәк башлыклары корпусы арасында зур йогынтыга һәм абруйга ия булган Минтимер Шәймиев ул вакытта Федерация Советы әгъзалары булган Россия субъектларының 24 башлыгын һәм төбәк парламентлары җитәкчеләрен яңа хәрәкәттә берләштерә алды.
1999 елның 21 августында «Ватан» Гомумроссия сәяси иҗтимагый оешмасы съездында аның лидеры, Мәскәү мэры Юрий Лужков «Ватан – Бөтен Россия» сайлау блогын булдыру турында хәбәр итте. Аны гамәлгә куючыларны чамалау кыен түгел, болар: ОПОО «Ватан» һәм «Бөтен Россия». Ул вакытта Россия премьер-министры булган Евгений Примаков «Ватан – Бөтен Россия» блогы рәисе булып сайлана.
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Шул ук елның октябрендә тагын бер сайлау блогы – «Бердәмлек» («Единство») оештырыла, аңа берничә партия һәм иҗтимагый хәрәкәт керә. Аның беренче өчлеген Сергей Шойгу җитәкли, ә блокның үзен Россия Хөкүмәтенең яңа башлыгы Владимир Путин хуплый.
1999 елның декабрендә Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәмлек» 73 мандат, ә ОВР – 37 мандат ала. Сайлау нәтиҗәләре буенча, ике блок та яңа парламентта саллы фракцияләр булдыра алды. Монда да Шәймиевнең сәяси зирәклеге чагылыш таба – «Бердәмлек» белән сәяси көндәшлек урынына Минтимер Шәймиев блокларны берләштерү һәм парламентта күпчелекне булдыру ягын хуплый. Шул рәвешле, ул Россия Президенты вазифаларын башкаручы (1999 елның 31 декабреннән), ә соңыннан Президент булган Владимир Путинның хакимиятне берләштерү курсын хуплый.
2001 елның 1 декабреннән Кремльдә учредительләр съездында «Бердәмлек», «Ватан» һәм «Бөтен Россия» яңа «Бердәм Россия» партиясенә берләшә. Аның рәистәшләре Сергей Шойгу, Юрий Лужков һәм Минтимер Шәймиев була. Бу көн «Бердәм Россиянең» туган көне булып санала.
Югарыда бәян ителгәннәрдән Минтимер Шәймиевнең партиягә нигез салучыларның берсе буларак роле күренә. Аның югары советының өч рәистәшенең берсе буларак, ул партия җитәкчелегендә төбәкләр мәнфәгатьләрен яклый һәм милли республикаларда аны хуплауга ярдәм итә.
Минтимер Шәймиевнең Россия файдасына башкарган барлык казанышлары ил җитәкчелеге тарафыннан күпсанлы бүләкләр һәм рәхмәт сүзе белән генә бәяләнми – ул Россия гражданнарының иң ихлас хөрмәтен казанды. Аның Россия Федерациясенең яңа тарихында урыны зур, ә аның ил алдындагы казанышлары бәхәссез һәм гаять зур.
Чыганак: «Татар-информ», Альберт Бикбов