news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сайлауның ике көнендә Татарстанда сайлаучыларның 57,8 проценты тавыш биргән

news_top
Сайлауның ике көнендә Татарстанда сайлаучыларның 57,8 проценты тавыш биргән
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда РФ Федераль Җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауның ике көнендә сайлаучыларның 57,8 проценты тавыш биргән. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Бүген Татарстанда иртәнге 8:00 сәгатьтән 2742 сайлау участогы эшли башлады. Тавыш бирү штатлы режимда бара. Участок комиссияләренә һәм күзәтүчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм һәм эшләрендә уңышлар телим.

Билгеле сәбәпләр буенча сайлау участокларына килеп тавыш бирә алмаучылар бүген 14:00 сәгатькә кадәр гариза калдыра ала. Участок комиссияләре, һичшиксез, алар янына киләчәк", - диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Андрей Кондратьев сүзләренчә, Дәүләт Думасы депутатларын сайлау өчен, Россия Федерациясеннән тыш, дөньяның 152 илендә 330 сайлау участогы эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар