Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сайлаулар турында гадел һәм ачык сөйләү бик мөһим»: Яшел Үзәндә Сайлаучылар көне узды

news_top_970_100
«Сайлаулар турында гадел һәм ачык сөйләү бик мөһим»: Яшел Үзәндә Сайлаучылар көне узды
Фото: Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе

Татарстанда Дәүләт Советы депутатларын сайлау алдыннан Сайлаучылар көне оештырыла. Бүген бу проект кысаларында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре Яшел Үзән халкы белән очрашты. Очрашу вакытында «ИнформУИК» – сайлаулар турында мәгълүмат бирү программасын да тәкъдим иттеләр.

Татарстанда «ИнформУИК» проекты 15 августтан башлана. Тавыш бирү көненә кадәр сайлаучылар сайлау комиссияләре әгъзаларына сайлаулар турында төрле сораулар бирә алачак: үзләренең тавыш бирү участогын ничек табып була, ул кайсы вакытта эшләячәк, кандидатлар турындагы мәгълүматны кайдан укырга һ.б. Сайлау комиссияләре әгъзалары бирелгән сорауларга җавап бирәчәк, республикабызның халкын Дәүләт Советы депутатларын сайлауга чакырачак.

Фото: © Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе

«Без сайлаучыларга сайлаулар турында мәгълүмат бирү буенча зур программаны яңарттык. Татарстан шәһәрләре һәм районнары урамнарында, халык күп җыела торган урыннарда Бердәм тавыш бирү көне символикасы төшерелгән махсус мәгълүмат нокталары урнаштырабыз. Сайлау комиссияләре әгъзалары 8 сентябрьдә узачак сайлаулар турында сөйләячәк, Бердәм тавыш бирү көне турында мәгълүмат бирәчәк, мәгълүмат буклетларын таратачак. Мондый эш – Татарстан сайлау системасының, ачык һәм легитим сайлауларның мөһим стандарты», – дип хәбәр итте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

«Порт» Яшьләр үзәгендә Яшел Үзән районы яшьләр активы белән очрашу узды. Чарада катнашучылар Яшь сайлаучыларның җирле клубы эшчәнлеге, яшьләрнең үз конституцион хокукларыннан файдалану мөһимлеге – сайлау хокукы турында фикер алышты. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев катнашучыларның сорауларына җавап бирде, Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауның 8 сентябрьдә булачагын, тавыш бирү участоклары 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр ачык булачак әйтеп узды.

Фото: © Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе

«Без мондый очрашуларның әһәмияте зур дип исәплибез. Сайлаучылар белән күзгә-күз аралашу, сайлаулар турында гадел һәм ачык сөйләү, республикабызда сайлаулар ничек оештырылуы чын күңелдән кызыксыну күрү бик мөһим. Сайлаучылар көне – бик файдалы, нәтиҗәле проект, без аны һичшиксез дәвам итәчәкбез!» – дип билгеләп үтте Андрей Кондратьев.

Фото: © Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе

Шулай ук ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Яшел Үзән районында яшәүчеләргә – беренче тапкыр сайлауларда катнашучыларга чакырулар тапшырды. Шулай ук сайлаучыларны 8 сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көнендә актив катнашырга чакырды.

Фото: © Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100