Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сайлауда катнашучылар арасында уйнатылган «Лада Веста»ны Актаныштан үрнәк гаилә откан

news_top_970_100
Сайлауда катнашучылар арасында уйнатылган «Лада Веста»ны Актаныштан үрнәк гаилә откан
Фото: "Актаныш-информ" / Ләйсән Газизова

Актаныш районының Яңа Кормаш авылында яшәүче Флүдә Гардисламова «Сайлауларга бөтен гаилә белән!» конкурсының беренче җиңүчесе булып, «Lada Vesta» автомобилен отты. Әле генә без бәхетле гаилә янында булып, шатлыкларын уртаклашып кайттык, дип яза «Актаныш-информ» сайты журналисты Ләйсән Газизова.

«Бөтенләй дә машина отарбыз дип уйламаган идек», – дип каршылады безне Флүдә ханым. Шулай да мәгълүмат чараларында, телевизордагы рекламаларда #ТатарстанАлга #Гаилә БеләнСайлауларга хештегы белән социаль челтәрләргә фото урнаштырырга дигән белдерү күңеленә кереп кала.

Гардисламовлар сайлауларга гел парлап йөриләр. Бу юлы да Россия Федерациясе президентын сайлауларга да Флүдә белән Алмаз бергә килә. Сайлау комиссиясе членнары кулларына беләзек таккач, икәүләшеп фотога төшәләр.

Төшке ял вакытында Флүдә «ВКонтакте» социаль челтәренә керә дә башкаларның сайлауга баргач төшкән фотоларын күрә.

Беләзекләрен киеп парлап, балалары белән, ялгыз гына төшкән кешеләрне карагач, тукта әле, мин дә куйыйм әле, дип уйладым. Хештегларны дәфтәр битенә күчереп алган идем. Туктале, бер истәлек булып калсын дип, хештегларны күчереп язып, үземнең битемә фотомны урнаштырдым. Һәм бу турыда оныттым. Кич белән машина уйнатыласын да белмәдем. Бермәл миңа котлаулар, смслар килә башлады. Бөтенләй таныш түгел кешеләр «ВКонтакте»ның мессенджерыннан хәбәрләр җибәрәләр. Бик аптырадык та, куандык та, ышанып та җитмибез. Алдан браслетларны, машина отканда номерын сорарлар дип, шаяртып кына алып куйган идем. Минеке кухня өстәлендә, кирәк булса, икесен дә алып барырбыз, дип Алмаз да көлгән иде, – дип кичәге мизгелләрне искә төшерә Флүдә.

Татар тотып карамый ышанмый бит ул. Флүдә дә авылдашы Эльмирага шалтырата, авылдашы исә уен барышын телефонына төшереп торган икән. «Сезнең өчен үзем откан кебек сөендем» дип, Эльмира әлеге видеоны телефон аша Гардисламовларга җибәргәч, инде машина отуларына чын-чынлап инаналар Флүдә белән Алмаз.

Хисләремне, сөенечләремне әйтеп бетерә алмыйм, алар чиксез. Моңарчы мондый уеннарда бик катнашканым юк иде. Шулай да моннан 4 ел элек «Актаныш таңнары» газетасына язылучылар арасында телевизор приставкасы отканымны хәтерлим. Аны да кешеләр килеп әйткән иде. Бер компаниядә 1 атна элек дару препараты откан идем, аңа да нык сөендем. Ә кичә, 15 март көнне әниемнең туган көне иде. Аның вафатына да шактый вакыт үтеп бара. Әниемне догаларымнан бер дә калдырганым юк. Балаларым, әни, әбекәй сиңа туган көнендә бүләк җибәргән, диләр. Әниемнең рухлары шат булып, фатихаларын биреп ятадыр. Изге Рамазан айларында Аллаһы Тәгаләнең бер бүләге инде бу, – ди Флүдә.

16 чакрым ераклыктагы Татар Ямалысы мәктәбенә барып эшләп йөрүче укытучы ханым 4 ел рәттән ураза тота. Быел да изге теләкләр тели-тели уразага кергән. Гардисламовлар икесе дә күрше авылга йөреп эшләгәч, бер машиналарын яңартырга да уйлаган булганнар.

Машина оту безнең өчен олы бәхет булды. Гаилә елында мондый конкурсны оештыручыларга зур рәхмәт! Шатлыгымны, бәхетемне уртаклашучы һәркемгә зур рәхмәт! Барыгыз да сайлауларга барыгыз, үз тавышыгызны бирегез. 16, 17 март көннәрендә дә конкурс уза, машиналарның хуҗасы сез дә булырга мөмкинсез бит! – ди Флүдә ханым.

Аның сүзләрен ире Алмаз дәвам итә:

Мондый олы отышны күргәнебез юк иде. Иптәшемә конкурска катнашкан өчен рәхмәт! – ди Татар Суыксуы авылында янгын сагы хезмәтендә эшләүче Алмаз.

Өр-яңа «Lada Vesta» автомобилендә кем йөриячәген инде Гардисламовлар хәл иткәннәр. Флүдә, кулым өйрәнгән машинамда үзем йөрермен, ә яңасына ирем утырыр, ди.

«Отыш уенын оештыручылар Гардисламовларга иртәгә, 17 март көнне, «Lada Vesta» автомобиленең ачкычларын тантаналы төстә «ТНВ» каналындагы туры эфирда тапшырачаклар. Бүген Флүдә белән Алмаз олы юлга чыгарга әзерләнә. Хәерле юллар, имин тормышлар телик райондашларыбызга, машиналарының рәхәтен, файдасын күрсеннәр!» – дип яза «Актаныш-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100