Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сайлау тәмам: автомобиль иясе билгеле

news_top_970_100
Сайлау тәмам: автомобиль иясе билгеле

Сайлау тәмам. Экзитпол нәтиҗәләре (партияләр исемлеге):

– «Новые люди» – 4,3%

– «ЛДПР» – 4,8%

– «Гадел Россия» – 3,3%

– «Бердәм Россия» – 75,7%

– «КПРФ» – 10,8%

«Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесенең төп җиңүчесе билгеле. «Лада Веста» автомобиле Апас районыннан Лилия Зәйнуллинага бирелә. Бу хакта «ТНВ» каналында барган телемарафонда билгеле булды.

«ТНВ» студиясендә көн буе барган телемарафонда 12 яңа iPhone-15 тә уйнатылды. Телефон һәм автомобиль сайлау участогына гаилә белән килеп фотога төшүчеләр арасында уйнатылды. Акциядә катнашучылар 2 хештег кулланырга тиеш иде: #ТатарстанАлга һәм #ВсейСемьейНаВыборы. Бәйгедә 93 меңнән артык кеше катнашкан.

Җиңүчеләрнең тулы исемлеге:

iPhone отучылар – Балык Бистәсеннән Айрат Сафин, Әлмәттән Эльмира Комарова, Чаллыдан Руслан Аглиев, Мөслимнән Зәлия Ибраһимова, Чаллыдан Федор Майоров, Казаннан Алисә Газинуровна, Мөслимнән Жанна Байгузина, Әлмәттән Ландыш Потапова, Кукмарадан Раниф Базгутдинов, Казаннан Гөлнара Садыйкова, Валентин Егоров, Түбән Камадан Алина Илдарханова.

20.00дә Татарстан Дәүләт Советына VII чакырылыш депутатларын сайлау тәмамланды. Иртәнге 7дән республикада 2760 сайлау участогы эшләде. 18.00 мәгълүматлары буенча, сайлауда 63 проценттан артык сайлаучылар катнашкан. Сайлаучылар бер мандатлы округлардагы депутатлар (50 депутат) һәм партияләр исемлегенә тавыш бирде. Партияләр – «Яңа кешеләр», «ЛДПР», «Гадел Россия», «Бердәм Россия», «КПРФ».

Сайлауның нәтиҗәләре иртәгә билгеле булачак.

Сайлауда 16 меңнән артык күзәтүче булган.

Сайлау участокларына табиблар чакыру кирәк булган очраклар теркәлмәгән. Сайлау участокларына хокук саклау органнары чакырылмаган.

Сайлауга кадәр Үзәк сайлау комиссиясенә барлыгы 21 мөрәҗәгать булган, сайлау көнне – 4. Алар муниципалитетларда узган сайлауларга кагылышлы булган.

Үзәк сайлау комиссиясе, Дәүләт Советына депутатлар сайлауга тәэсир итәрдәй хокук бозулар булмады, дип белдерде. Дәүләт Советына сайлауга кагылышлы мөрәҗәгатьләр гомумән булмаган.

5 кеше сайлау исемлекләрендә үзләрен таба алмаган. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, аларның барысы да оператив хәл ителде, дип белдерде һәм сайлаучылардан гафу үтенүләрен әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100