«Сайлау мөмкинлегем юк...» - Ришат Төхвәтуллин үзен бик борчыган мәсьәлә турында сөйләгән
Күп кенә җырчыларның авырткан урыны – гастрольләр тормышы белән яшәп, баларының үскәнен күрми калу. Бу хакта Айдар Галимов, Салават Фәтхетдинов кебек артистларның да сөйләгәне бар. Әниләре дә җырчы булмаган очракта, җырчыларның балалары әни тәрбиясендә, әни кайгыртуында үсә, сабыйларга әтиләрен сагынып көтеп алырга туры килә. Ә инде гаилә дуэтлары өчен бу аеруча да зур проблема. Алар очрагында, ярдәмгә әби-бабайлар ашыга.
Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллинны да бу мәсьәлә бик борчый икән. Ул бу хакта үзенең язылучыларына да сөйләгән.
Мин улымның үскәнен күрә алмавыма бик кайгырам. Гел фейстайм аша гына аралашабыз. Уйлап карасаң, тагын 12 елдан ул инде яшүсмер булачак. Мин аны бары тик зур егет буларак кына күрәчәкмен. Минем менә шушы нәни чагында янәшәсендә буласым килә, – ди Ришат. – Улым инде җөмләләп сөйләшә. Әнисе аны ярата, кочаклый, үбә, исен исни. Ә мин менә, бу гастроль тормышы белән, алай эшли алмыйм. Гел шалтыратып, әнисен аптыратып бетерәм. Кая барасың, гастрольләрне дә ташлап булмый бит. Минем сайлау мөмкинлегем юк, – дип, борчылуы хакында белдергән артист.