Сайлау көннәрендә танылган татарстанлыларны «Ак Барс Арена» медиафасадында күрсәттеләр
Тавыш бирү көннәрендә «Ак Барс Арена» медиафасадында Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы лауреатларын күрсәттеләр. Инсталляцияне Россия триколоры бизи.
Лауреатлар арасында төбәк үсешенә өлеш керткән Татарстан сәнәгать хезмәткәрләре, агарарийлар, укытучылар, табиблар, мәдәният һәм спорт хезмәткәрләре бар.
Искәртеп үтик, «Электрон мактау тактасы» проекты Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча тормышка ашырыла. Республиканың 4900дән артык предприятиесе 15 меңгә якын иң яхшы хезмәткәрне тәкъдим итте. Аларның сурәтләре шәһәрдәге иң зур медиэкраннарда даими күрсәтелә. Платформа дәүләт, җитештерү, фәнни-тикшеренү, социаль-мәдәни, иҗтимагый һәм башка өлкәләрдә зур нәтиҗәләргә ирешкән гражданнарны таныту максатыннан булдырылган.
Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау һәм аңа бәйле кампанияләр 18 сентябрьдә башланды. Ил буенча барлыгы 20,7 мең депутат мандатын һәм сайланулы вазифаларны алмаштыру күздә тотыла.
Аерым алганда, Татарстанда бер үк вакытта 50 нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар һәм өстәмә муниципаль сайлаулар уздырыла.
Тавыш бирү өч көн – 18, 19 һәм 20 сентябрьдә үтә. Бөтен республика буенча сайлау участоклары 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.
15:00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча Татарстанда сайлауга килүчеләр саны 50 проценттан артып китте. Россия буенча 18:00 сәгатькә бу сан 39,35 процентка җиткән.