Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сайлану (Айдар Фартов)

news_top_970_100
Сайлану (Айдар Фартов)
"Чаян" журналыннан

Табын тулы төрле нигъмәтләр алдында үземне дөньядагы иң бәхетле кияү итеп сиздем. Кәләшемә 30 тулган,
ә үземә – 36. Шуңа күрә безнең ярәшүебез – уйланып эшләнгән нәтиҗә, һәм дә кире уйлау мөмкин нәрсә түгел.

– Бердәм медицина династиясе өчен тост тәкъдим итәм! – дип башлады сүзен булачак хатынымның әтисе. – Безнең киявебез талантлы табиблар гаиләсеннән. Шулай бит?

– Әйе. Әнием – бүлек мөдире. Аның киңәше белән мин дөрес һөнәр үзләштердем.

Инде алкоголь үзенекен итте – булачак кайнатаны аклану басты.

– Кызымның тормыш иптәшен озак таба алмавына үзем гаепле. Теш табибы булмаган булса, күптән кияүгә чыккан булыр иде. Әйе!

Аңламаган кыяфәт чыгарып, кәләшемә карап куйдым. Ул иңнәрен сикертеп куйды. Шунда аның әнисе телгә килде.

– Без аны байтак егетләр белән таныштырып карадык... Бик әйбәтләре дә бар иде, акыллылары, ләкин алар аңа ошамады.

– Ни өчен? – дип кызыксындым мин, кәләшемә карап.

– Иң беренче йөргәне Илдар – энциклопедик дәрәҗәле белгеч, белмәгән нәрсәсе юк иде. Аннан соң Ринат – килеш-килбәткә бик тә яхшы. Камал театры артисты диярсең. Аны Алмаз алыштырды, әтисе – район масштабындагы түрә...

– И-и?! – дип көлемсерәп куйдым мин.

Кәләшем моңсу гына ухылдап алды да:

– Илдарның өске аңкавында ике теше юк иде – «егерме беренче» һәм «егерме икенче»се. Ринатның тешләре «әпипә»гә биегән төсле иде. Ә Алмазының тешләре аңкавы белән кыйшайган иде.

– Ә Фәниснеке? – диде кайнана.

– Фу! Аның – пародонтит, – дип җирәнгеч төс чагылды кәләш йөзендә. – Тиз ара дәваларга кирәк. Ташларын алырга. Мин аңа моны йөзенә бәреп әйттем.

Чираттагы әфлисунын ашап, кыз муенын кашып алды. Аннан соң аның бармаклары чигәсенә һәм маңгаена менде. Сиздерми генә үземнең булачак хатыныма карап, уйланып калдым...

– Ниһаять үзеңә тиң яр таптың, улым, инде өйләнәсең дә! – дип каршылады мине әнием, ишек бусагасыннан атлап керүгә үк. – Ничек үтте очрашу? Кайчан туй ясыйсыз?

– Мин кире уйладым әле, әни! Ул үзенә тиңнәрне тешләренә карап сайлый икән, чирләре буенча. Стоматология белән җенләнеп беткән...

Әни, авызын ачып, аптырап калды.

– Синең бит тешләрең бик әйбәт! Инде... монысы бит – сигезенче кызың, барысының да гаебен таптың...

– Шуннан нәрсә?! Тугызынчысын табармын. Анысы белән миңа әйбәтрәк булачагы көн кебек ачык.

– Бусының тагын нәрсәсе җитешмәгән? – дип төпченергә тотынды әни.

– Минем уйлавымча, ул кызда – дерматит, ә бәлки, чесотка дадыр, ул гел кашынып утырды. Чабырып чыккан җирләре дә бар иде.

– Бәлки, ул – аллергиядер яки кычыткан бизгәгедер? – дигән төзәтмә кертте әни. – Ныгытып тикшерергә кирәк. Теленә игътибар иттеңме, улым? Ирененә? Герпесмы әллә?

– Өстәвенә, әни, паника күтәрәсем килмәде, кандидоз да юк микән, молочница һәм микоплазмоз – боларны бит берәү дә инкарь итми.

– Тынычлан, улым! – акыллы әнием башымнан сыйпап алды. – Интектермә кәләшне, үзеңне дә. Тиз арада кирәкле анализлар алырбыз. Алып кил син аны безнең тире-тән венерология диспансерына…

"Чаян" журналыннан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100