Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәйләннән эчке кием үрүче мөслимә блогер каенанасын ничек куркыта?

news_top_970_100
Сәйләннән эчке кием үрүче мөслимә блогер каенанасын ничек куркыта?
Фото: Эльза Зигантдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Мөслимә блогер, 5 бала әнисе Эльза Зигантдинованы (Elza Zaza) каенанасы белән кызыклы видеолар төшерүче, дини чараларны оештыруда катнашучы һәм сәйләннән кечкенә сумкалар, шулай ук эчке кием үрүче буларак беләләр. Бу юлы блогер гаиләсе белән каенанасына кунакка кайткач төшерелгән видеоны тәкъдим иткән. Гадәттәгечә, анда бер тема – тәрәзә юарга вакыт җиткәч авырга узган яки яңа бәбәйләгән килен.

– Килен тәрәзә юарга кайтты...

– Нәрсә?

– Кояш баегач юмыйлар инде, иртәгә иртә белән юарсың.

– Бүген кич кинога барабыз да иртәгә иртүк китәбез.

– Тәрәзә ю, дип куркытсаң да була икән. Әйбәт кунаклар килгән безгә, әллә-ли, әйбәт кунаклар килгән безгә (каенана ишле гаиләнең тизрәк киткәненә сөенгәндәй итә). Син (улына) бакча казырсың, Эльза тәрәзәләр юар.

– Ярар, мин – корсаклы!

– Булды, җитте! Бала тотлыга бит инде (улының сүзен әйтә алмый торуына ишарәләп). Әйдә бар, тәрәзә ю.

– Миңа эш, тәрәзә турында әйтергә ярамый.

– Алайса корсакка узам, дип әйт тагын. Бәбекәем, үзем юам (улы өчен борчылгандай итеп).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100