Свердловск өлкәсенең Шайдуриха авылында коточкыч янгында 41 йорт янган. Ут «Артель старателей Нейва» дип аталган ял базасыннан чыккан һәм урман полосасы буенча 1 километр үрләп, авыл йортларына килеп тә җиткән. 3 йорт шунда ук яна башлый, аларны сүндерә алмыйлар, секундына 27 метр тизлектәге җил утны башка йортларга күчерә. Барлыгы 41 йорт яна, 64 кешене авылдан эвакуациялиләр, 1 пенсионерка янып үлә. Ул – 71 яшьлек Вера исемле әби. Ул ире белән шәһәрдә яшәгән, авыл йортын дача итеп тотканнар. Аның ире Владимир пешкән.
«Известия» янгынның шаһитлары белән сөйләшкән. «Кешеләр еллар буе тырышып салган әйбер юкка чыкты. Бердәнбер йортларыбыз!» – дип сөйләгән Наталья исемле хатын.
Янгын чыгуга, утны өзгәннәр, шуңа кешеләр йортларына су сиптерә дә алмаган. «Яшелчәләргә сибәргә дигән суны гына сиптек тә, бетте», – дип зарланган кешеләр.
РИА Новости хәбәр итүенчә, янгынны сүндерү өчен вертолетлар чакырганнар, 147 янгын сүндерүче килгән, шул рәвешчә генә утның калган йортларга үрләвен туктатып калалар.
E1.RU сайты журналисты янгын урынына барган һәм авыл турында «анда җәһәннәм» дип яза. Кайберәүләр, янып үлмәс өчен, йортларны коткарырга тырышып та тормаган – авылдан качканнар. 110 ел элек бу авыл тулысынча янып беткән булган. Хәзер менә өчтән бере янган.