news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Сәйдәшстан» музыкаль фестивале 8 августта була

news_top

8 августта Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында «Сәйдәшстан» музыкаль фестивале узачак. Чара 17:00 сәгатьтә Мәдәният йорты каршындагы ачык мәйданда башлана. Фестивальне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Камал театры оештыра.

Фестиваль программасында — театр оркестры башкаруында татар классик-композиторлары әсәрләре, шулай ук Holofonote проектының оркестр белән берлектә татар темаларына DJ-сеты. Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры — Данияр Соколов. Солистлар арасында: Татарстанның атказанган артистлары Ришат Әхмәдуллин, Рамил Шәмсуаров, Ирек Кашапов, шулай ук Райхан Габдуллина, Айгөл Гардисламова һәм Адель Равилов була, дип хәбәр итә оештыручылар.

  • «Сәйдәшстан» фестивале 2000 елдан бирле үткәрелә. Ул татар профессиональ музыкасына нигез салучы күренекле композитор Салих Сәйдәшев истәлегенә оештырыла. Фестиваль ел саен Кызыл Байракта үтә.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар