Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәйдәшнең әтисе: «Командир һәм иптәшләрен коткарганда һәлак булган»

Татарстаннан Сәйдәш Вәгыйзов үзен чын көрәшче итеп күрсәтә. Ул дуслары һәм якыннарының хәтерендә үз Ватанына тугрылык, намуслылык үрнәге буларак мәңгегә калачак. Ул, күрсәткән батырлыгы өчен, Президент указы нигезендә Батырлык ордены белән бүләкләнә. 25 яшьлек егетнең батырлыгы турында аның әтисе Илфат Вәгыйзов сөйләде.

news_top_970_100
Сәйдәшнең әтисе: «Командир һәм иптәшләрен коткарганда һәлак булган»
Фото: Вәгыйзовларның шәхси архивыннан

«Улым акыллы иде, һәрвакыт турысын әйтә иде, гаделлекне яратты»

Сәйдәш Вәгыйзов 1998 елның 30 сентябрендә Мамадыш районының Югары Ушма авылында туа. Ул гаиләдә өченче – кече бала була, аның апасы Диләрә һәм абыйсы Сәид бар. Бу хакта «Татар-информ»да Эльза Кузнецова яза.

Сәйдәш балачактан ук укуга һәм спортка тартыла. Бер үк вакытта техника белән дә мавыга. 9нчы сыйныфтан соң Мамадыш политехник көллиятенең автомеханика бүлегенә укырга керә. Беренче курста ук аны төркем старостасы итеп билгелиләр. Колледжның волейбол буенча җыелма командасы составында төрле ярышларда катнаша. 2018-2019 елларда РФ Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, Казанда автосервиста эшли башлый.

Сәйдәшнең әтисе – элек Югары Ушма мәктәбе директоры, хәзерге вакытта физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы булган Илфат Вәгыйзов – улының бөтен эшкә җаваплы каравын әйтә.

«Мәктәптә тырышып укыды, ярдәмчел булды, спортны яратты. Башта көрәш белән шөгыльләнде, аннары, буе үскәч, волейболга күчте. Мактана дип уйламагыз, әмма улым акыллы иде, һәрвакыт турысын әйтте, гаделлекне яратты. Аның сөйкемле, ачык йөзе һәрвакыт безнең күз алдында торачак. Махсус операция зонасында хәзер минем 11 укучым бар», – ди Сәйдәшнең әтисе.

Фото: © Вәгыйзовларның шәхси архивыннан

«Әгәр Сәйдәш бара икән, без дә барабыз»

Өлешчә мобилизация башлангач, Югары Ушма авыл җирлегенең 7 кешесе повестка ала.

«Аларның барысы да – минем укучыларым. Аларның берсе дә качмады һәм баш тартмады», – дип горурланып сөйли «Татар-информ»га Илфат Вәгыйзов.

Сәйдәш тә бу хәлне икеләнмичә кабул итә. Ватан куша икән, барырга һәм аны якларга кирәк, ди.

Повестка алган егетләрнең күбесе, Сәйдәшкә дә шундый документ тапшырылганын белгәч: «Әгәр Сәйдәш бара икән, без дә барабыз», – диләр.

Сыйныфташлары Ринат, Илһам һәм башка якташлары белән бергә ул Казан полигонында хәрби әзерлек үтә һәм махсус хәрби операция зонасына җибәрелә.

Ринат белән алар балачактан ук аерылгысыз була. Бер сыйныфта укыйлар, армиядә дә бергә хезмәт итәләр. Һәм алгы сызыкта да бергә булалар. Сәйдәш белән бергә яраланган Ринат хәзерге вакытта госпитальдә дәвалана.

Фото: © Вәгыйзовларның шәхси архивыннан

Ялга кайткан арада Зөһрә белән гаилә кора

Сәйдәш Вәгыйзов 2 тапкыр ялга кайта. Беренче тапкыр, 2023 елның апрелендә, ул әти-әнисе һәм туганнары белән 2 атна булып кына калмый, ә гаилә корырга да өлгерә. Түбән Козгынчы авылыннан булган Зөһрә белән өйләнешәләр, никах укыталар.

Икенче тапкыр сентябрьдә кайта. Бу – бәрәңге алу вакыты була. Туган авылына кайтканчы, әтисеннән телефон аша бәрәңге ала башлау-башламауларын сораша һәм аңа 15 буразна калдыруын сорый. Авыл эшен бик сагынган була.

«Кайткач та, улым өйдә озак тормыйча, кулына көрәк тотып бакчага чыкты. Һәм бүген дә аның бөтен күңелен биреп бәрәңге казуы күз алдымда тора. Безнең Сәйдәш әнисе пешергән өчпочмакларны ярата иде. Ялда булганда, хатыным Фәимә аны яраткан ризыклары белән сыйлады», – дип искә ала хәрби хезмәткәрнең әтисе.

Фото: © Вәгыйзовларның шәхси архивыннан

Дингә килүе

Махсус хәрби операция зонасында Сәйдәшне «Мөселман» дип атап йөртәләр. Анда ул беренче тапкыр намаз укый башлый. Аның иптәшләре дә, командирлары да моңа каршы килми. Рамазан аенда ураза тота.

Сәйдәш өлкән укчы булып хезмәт итә. Һөҗүмгә барыр алдыннан ул һәрвакыт Аллаһтан үзен һәм иптәшләрен дошман пуляларыннан һәм снаряд кисәкләреннән саклавын сорый. Ялга кайткач, җомга намазларына йөри.

Фото: © Вәгыйзовларның шәхси архивыннан

Сәйдәшнең яралары исән калырлык булмый

7 декабрьдә Сәйдәшнең әтисе улы белән соңгы тапкыр сөйләшә, ә икенче көнне ул һәлак була. Чираттагы хәрби биремен үтәгәндә төзәлмәслек яра ала.

Илфат Вәгыйзов сөйләгәнчә, 8 декабрьдә иртәнге сәгать 5тә взвод дошманны штурмларга китә. Дошман ягыннан да көчле һөҗүм башлана. Сәйдәшнең командиры һөҗүм ителгән БПМнан чыгарга тели, ул аңа: «Ярдәм ит!» – дип кычкыра. Сәйдәш ярдәмгә йөгерә.

Ул шуышып килеп җиткәндә, коткарырга кеше калмаган була инде. Командир һәлак була, Сәйдәш тә нык яралана, аның аягы һәм уң ягы зыян күрә.

Яралы булуына карамастан, ул командирын чыгара һәм сугыш кырыннан алып чыга, тагын бер иптәше – авылдашы Илһамга ярдәм итә. Илһам һәм Ринат исән кала, ә Сәйдәшнең яралары исән калырлык булмый.

Фото: © Вәгыйзовларның шәхси архивыннан

Дуслары: «Сәйдәш безне коткарды, ә без аны коткара алмадык», диләр

Сәйдәшнең әтисе улының дуслары һәм хәрби иптәшләре белән элемтәдә тора. Туган авылларына кайтуларын көтә.

«Ринат белән Илһам, мин аларга шалтыратканда, елыйлар. Алар: «Сәйдәш безне коткарды, ә без аны коткара алмадык», – диләр», – ди әтисе.

Сәйдәш җомга көнне вафат була, һәм туган авылында аны нәкъ менә шушы мөселманнар өчен изге көнне – 2023 елның 29 декабрендә җирлиләр. Күрсәткән батырлыгы өчен, ул Батырлык һәм Маргелов орденнары белән бүләкләнә. Улының бүләкләре бүген әтисендә саклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100