Сәйдәнең «галәми» һәм мәхәббәтле концерты
Журналист Рәфидә Галимҗанова Сәйдә Мөхәммәтҗанова концертыннан алган тәэсирләре турында яза.
«Сәйдәнең «галәми» һәм мәхәббәтле концерты» дидем дә диюен, әйтәсе килгән фикеремне бер җөмлә белән генә җиткерә алмам дип, пост язарга булдым әле. Була шундый чаклар, кайбер концертка барып кайткач, «и, зерәгә барганмын, бер дә ошамый» дисең. Үкенә башлыйсың хәтта! Кичә Сәйдә Мөхәммәтҗанова концертына бардым. Алга китеп шуны әйтәм – бер генә дә үкенмәдем: «Әле дә килгәнмен», – дип, кат-кат сөенеп утырдым.
Күпләрегез, минем кебек, Сәйдә Мөхәммәтҗанованы «Голос.Дети» проекты аша белә башлагандыр? Аның «Су буйлап»ны җырлаганда ничек мөкиббән китеп утырганыбызны, финалда тавыш биргәнебезне хәтерлим. Шунда барып, татарча җырлап финалга кадәр җиткәне өчен горурлана идем Сәйдә белән. «Татар кызы нинди булырга тиеш?» – дип сорасалар, «Сәйдә кебек», – дия идем. Юктан гына телдә калмаган бит инде ул сүз, димәк, мин аны, чыннан да, үрнәк татар кызы итеп кабул иткәнмен: толымлап үргән чем-кара калын чәче, беркайчан да моңаюны белмәгән нурлы йөзе, Аллаһ тарафыннан бирелгән сәләте – моңы, үз-үзен тотышы, киенү стиле сокландырырлык бит? Аңа карагач, «моң» төшенчәсенең образын күрәсе, кебек. Чөнки ул җырларның да татар халкының йөрәгенә үткәнен сайлый һәм кер кундырмый җиткерә белә.
Инде концертның үзенә күчик. Зал шыгрым тулы – билетлар сатылып беткән. Күзәтәм: чәчәк гөлләмәләре белән утыручылар күп. Иҗатташ дуслары да күренә, Тинчурин театры артисты Резедә Сәләхованы да очраттым, Төркиядән Казанга килгән Гамзә беренче рәттә утыра, һәр буын кешесе дә килгән – аерып кына әйтеп булмый. Коридорда чакта русча сөйләшкән кешеләрне дә очраттым. Татарча сирәк сөйләшкән, әмма үз халкының моңына сусаганнар да килгән иде. Кыскасы, кеше нинди концертка киләсен белеп килгән. Монда «шырдый-бырдый» җырлар яңгырамаячагы, бары тик рухи ләззәт бирә торган җырлар булачагы көн кебек ачык иде инде. Сәйдә шәхси концертын татар халык җыры «Гөлҗамал» белән ачып җибәрде. Һәм бер-бер артлы үзебезнең җырларны башкарды. Һәм иң ошаганы – Сәйдә үзенең чыгышы алдыннан йә шигырь сөйләде, йә монолог әзерләгән иде. Сүз уңаеннан, концертның сценарий авторы – Илсияр Шиһапова. Хәзер әйтәсе фикерләрем дә, бәлки, нәкъ менә сценарийга бәйле булыр.
Миңа нәрсә җитмәде?
Күп концертларда күзәткәнемчә, җырның авторлары күрсәтелми, әйтелми. Ә бит җырны 3 автор тудыра: композитор, шагыйрь, җырчы. Сәхнәдә зур экран эшли. Җыр башында авторлары да күрсәтелсә (автор җырлары турында әйтәм), иллә дә шәп буласы иде. Миңа, тамашачы буларак, шул җитеп бетмәде. Һәм икенчедән, беренче бүлектә янгыраган җырлар – «Су буйлап» альбомыннан. Әмма Сәйдәнең визит карточкасына әйләнгән «Су буйлап» җыры башкарылмады. Шундый көттем мин аны, белсәгез! Ул бит җырның халәтен аңлар дәрәҗәдә башкара. Шулай да, икенче визит карточкасы булган «Лә илләһи» җырын ишеттек – анысына шөкер.
Нәрсә ошады?
Концертның ике өлешендә дә кушылып җырлап, хәтта биеп утырдым. Хәтта елата торган мизгел булды – мәңгелек мәхәббәт турында трилогиягә нигезләнгән театраль күренеш әзерләнгән иде. Ул 3 җырдан тора (аларның клибы да бар). Сәйдә 2 җырны бер-бер артлы башкарды да, өченчесендә аның иҗатташ дусты – җырчы Илнар Шәрәфетдин чыкты. (Аның тавышы, кызлар!) Алар «Син кайда идең?» җырын башкарды. Бу дуэт турында мин озаклап сөйли алам. Гомумән, аларның тандемы әйбәт, тавышлары туры килә (музыка белгече кебек утырам инде). Илнар – бик талантлы егет, Башкортстанда яшәп иҗат иткәч, аны бездә бик белеп тә бетермиләрдер. Кичә күрүемә шат идем.
Сәйдә бик тиздән чираттагы альбомын чыгарырга әзерләнә. Шунда керәчәк җырларны башкарды. Алар арасында төрле телдәге җырлар бар. Һәм менә шул мизгел Сәйдәгә кабат соклану уятты миндә: ул кичә гарәп, кырымтатар, төрек, француз, инглиз, кытай, норвег телендә җырлады. «Мин телләр өйрәнергә яратам, халыкларның гореф-гадәте белән кызыксынам», – диде Сәйдә үзе. Һәм бу кызыксынуын ул җырлары аша яхшы чагылдырды. Миңа аеруча кытайча «Галиябану»ны башкаруы ошады. Сәхнәгә кытай киеменнән «Казан» бию ансамбле кызлары чыкты. Җырның икенче өлеше татар телендә җырланды – монда инде татар халык киеменнән кызлар чыкты, һәм нәтиҗәдә кызык кына күренеш барлыкка килде. Гомумән, биючеләргә сүз әйтерлек түгел – «шәп!» кенә дия алам. Сәйдә әйтмешли, «кызлары да, егетләре дә матур!»
«Казан нуры» халык уен кораллары оркестрын әйтмичә булмый, юкса, мондый концерт туар идеме икән? 3 сәгатькә якын барган концертта үз гомерендә татар музыкасын күптән ишетмәгән кешеләр (андыйлар булгандыр дип уйлыйм) милли көйләргә яшь агызып утыргандыр. Әнә, Башкортстаннан махсус концертка кайткан нәни тамашачы Ариана да Сәйдә белән җырларга теләвен әйтте. Татарча начар аңлавына карамастан, ул кыз бала «Суда, суда»ны рәхәтләнеп башкарды. Әнисе әйтүенчә, нәкъ менә Сәйдә аша татар җырына мәхәббәт уянган анда. Шәп бит?
3 сәгать сизелми дә үтте. Мин, инде, халык җырлары күп булып ялыктырмасмы, дигән идем хәтта. Бер генә дә ялыктыра торган концерт булмады ул. (Афишада катнашачак махсус кунаклар исемлегеннән Зөфәр абый Харис белән Алмас Хөсәиновны күрмәдем. Алар чыгыш ясыйсы булганнардырмы – белмим, сорамадым инде).
Концерт барышында Сәйдәбез белән тагын да горурландым һәм эчемнән генә хәерле уңышлар теләдем. Ул ахырда «Туган тел»не башкарды. Аңа бөтен зал кушылып, басып җырлады. Шундый күтәренке рухта тәмамланды концерт.
– Чиксез рәхмәтем Аллаһ Тәгаләгә, минем сәләтемне күргән әти-әниемә, дусларыма, тамашачыма, – диде Сәйдә.
Ахырда экранда шигырь юлы пәйда булды:
«Галәм бик керләнде бу ара.
Моңланыйм бер туган телемдә.
Тукталыр афәтләр, ышанам,
Мәхәббәт булганда кешедә».