Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәйдә Мөхәммәтҗановага мәхәббәт белдергәннәр: «Мин сине яратам, Америкага алып китәм»

news_top_970_100
Сәйдә Мөхәммәтҗановага мәхәббәт белдергәннәр: «Мин сине яратам, Америкага алып китәм»
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалындагы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында Сәйдә Мөхәммәтҗанова кунак булды. Тапшыруны алып баручы Лилия Кадыйрова яшь җырчыга тамашачыларны кызыксындырган сорауны бирде.

– Яшь, матур Сәйдәнең җанатарлары бик күп. Синең ошаткан кешең бармы? Синең йөрәгеңдә мәхәббәт юк дисәң, мин ышанмыйм, тамашачы да ышанмас. Йөрәгең иреклеме?

– Социаль челтәрдә «Сәйдә, мин сине яратам, Америкага алып китәм», дип тә тәкъдим ясаучылар бар. Нәрсә генә язмыйлар инде.

Минем белән кызыклы хәл булды. Узган ел Казахстанга концерт куярга бардым. Анда кунакханәгә чәчәкләр җибәрделәр. Мин кунакханәнең кайсы икәнен әйтмәдем, социаль челтәргә фото гына куйган идем. Фото аша исемен, адресын тапканнар. Мин, чәчәкләр өчен рәхмәт әйтеп, фото куйдым. Аннары ул кеше миңа язды. «Казахстанда яшим. Кыйммәтле ресторанга чакырам, мин – миллионер», – дигән. Ул кеше хата ясады. Аның теленнән байлык сүзе бик күп яңгырады, мине байлык белән җәлеп итеп, шаккатырып булмый.

Әлегә мин карьерага зур игътибар бирәм, сәнгатькә мәхәббәт белән яшим», – дип сөйләде ул.

Бу хакта җырчы «ТНВ» телеканалы видеосының 43.07 минутында сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100