news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сәидә Мөхәммәтҗановадан премьера: «Салкында яныңда булырмын»

news_top
Сәидә Мөхәммәтҗановадан премьера: «Салкында яныңда булырмын»
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Сәидә Мөхәммәтҗанованың «Мин сине сагындым» җыры барлык музыкаль мәйданчыкларга чыкты.

Җырны Искәндәр Шакиров сүзләренә Газизхан Шекербеков язган.

«Йөзләрең балкыганда ай нурыннан,

Кояш җылытыр, килеп, ай артыннан.

Мин сине сөяр идем,

Син минем – бу дөньяның

Көнләшерлек иң зур байлыгымдай,

Күзеңдә төпсез тирән диңгез күрәм.

Үземнең өметемне мин өзмимен,

Пар итеп күңелемә кергәнсең, йөрәгемә,

Очасың күгәрчендәй син күкләрдә.

Мин сине сагындым,

Сизәсең микән син, аппагым?

Назларыңна мин нык сусадым,

Бәхетем синдә мин табармын.

Мин сине сагындым,

Салкында яныңда булырмын.

Хыянәт җиленнән каплармын,

Гөлләрдән үрермен хисләремне,

Син мине сагындыңмы?..»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар